Сообщения

Сообщения за февраль, 2016

Татар теле укыту тарихында этикет мәсьәләләре

Эчтәлек Кереш Беренче бүлек. Танышу, таныштыру ситуацияләрендә татар сөйләм этикеты. Төп үзенчәлекләре 1. Татар телендә этикет мәсьәләләре. Тарихи күзәтү 2. Татар теле укыту тарихында этикет мәсьәләләре Икенче бүлек. Кайбер башка телләргә карата татар этикеты лексикасы (танышу-таныштыру ситуацияләр этикеты нигезендә) 1. Турыдан-туры танышу 2. Таныштыру 3. Танышу-таныштыру ситуацияләрендә җавап кайтару Өченче бүлек. Татар сөйләм этикеты лексикасының үзенчәлекләрен гамәлдә куллану 1. Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Ризванова Л.М. Татарский язык (интенсивный курс) 2. Башка дәреслекләрдә татар теле этикеты 3. Татар теле буенча урта мәктәп китапларында танышу-таныштыру этикеты Йомгаклау Кулланылган әдәбият

Туган көн белән котлаулар

 Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки, Каршылыйсың якты йөз белән. Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә Синең әйткән йомшак сүз белән.

Туй белән котлаулар

Ай! Кояштай елмая Буген сезнең йөзегез Аерым идегез сез кичә Буген инде икегез.

Урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында халык җырларын өйрәнү

6 нчы сыйныфта халык авыз иҗатын өйрәнгәндә, татарча жырлар шактый зур урын алып торалар. Әмма без анализлаган өч җырга программада бер генә; сә;гать бирелә;. Әлбә;ттә; җырларның бөтен үзенчә;леклә;рен тикшерер өчен бу бик аз.

65 яшь белән котлаулар

65 яшь белән котлаулар Чибәрлекне еллар ала, Гөлләр дә көзен сула. Тик көзен дә табигатьнең Үз матурлыгы була… Картлыкның да үз яме бар Сокланып туялмаслык. Сиңа шундый картлык телим: Булсын ул оялмаслык — Эшләгән эшләрең өчен, Үткән елларың өчен, Үзеңнән соң яшәп калыр Кыз һәм улларың өчен.

Татар язучылары әсәрләрендә теләк шәкелләре

КЕРЕШ   Татар язучылары әсәрләрендә теләк шәкелләре. «Этикет – (француз теленнән etiqette – ярлык, тамга, этикетка) – кешенең үз-үзен тотуда кагыйдәләр җыелмасы. Этикет шул кагыйдәләренең тышкы чагылышларын күздә тота» . Этика фәнендә этикет мәгънәсендә ике юнәлеш билгеләнә. Беренчесе – кешенең үз-үзен тоту, киенү һ.б., һәм икенчесе – сөйләм этикеты (кешенең сөйләве). Формановская фикере буенча, сөйләм этикеты, беренче чиратта, әңгәмәдәшне хөрмәтләвенә нигезләнә . Хезмәтнең төп максаты булып татар телендә саубуллашу ситуацияләренә хас булган этикет нормаларын анализлау, аларның башка телләргә карата үзенчәлекләрен билгеләү. «Сөйләм этикеты – сөйләмдә иң еш очрый торган тәгъбирләрне куллану кагыйдәләре. Бу – сәламләү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, үтенү, киңәш, чакыру, үпкәләү, комплимент, теләк, теләктәшлек һ.б. формалар», – дип яза Ф.С. Сафиуллина. Һәм, әлбәттә, шул «һәм башкалар» дигәненә саубуллашу лексик этикеты дә керә.

60 яшь белән котлаулар

60 яшь белән шигъри котлаулар Еллар кырыс, мәрхәмәтсез — Маңгайга сырлар сала. Тик йөрәк гел унсигездә, Мәңге яшь булып кала. 60 яшең тулса тулсын Йөрәк утың сүнмәсен, 18 дәге шикелле Тынгы белми дөрләсен.

Зөһрә Сәхәбиеваның тормыш һәм иҗат юлы

Утыз ел буе Зөһрә Сәхәбиева җырлары халыкны үзенең җылылыгы, үзенең аһәңлеге белән сокландыра. Аның тавышы беркемнеке белән дә бутап булмый. З. Сәхәбиева репертуарында берничә йөз татар халык җыры һәм шул ук чама татар композиторлары әсәрләре. Аларны тамашачылар бөтенесен дә ярата, әмма иң якыны ул – Гомәр Бәширов сүзләренә язган Сара Садыкованың «Җидегән чишмә»се. Берничә ел элек бу хатын-кыз иңбашына зур кайгы килде. Аның яраткан ире – Хәйдәр Бигичев – вафат булуыннан соң, Зөһрә озак вакыт авырды. Ул сәхнәдән кырыйда торырга омтылды. Ләкин соңгы вакытта без аны яңадан сәхнәдә күрәбез, хәтта аның яңа эшләрен дә күзәтә алабыз.

55 яшь белән котлаулар

Матур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы тазалык, гаилә иминлеге һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез. Котлы булсын, әни, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына, Табып була олы бәхетне.

50 яшь белән котлаулар

Илле саны бик зур санда түгел Ун ел үткән бары биш кабат Уйланыплар кайчан куясыңдыр Үткән юлларыңа борылып бер кабат. Ә шулай да күпме язлар килгән Күпме сулар аккан елгада. Нинди шатлык бергә каршы алу Илле еллык гомер уртада. Котлап сине юбилеең белән Безнең күңел фәкатъ шатлана

45 яшь белән котлаулар

Әгәр сезнең алда 45 яшь белән котлау бурычы тора икән, башта юбиляр белән якыннанрак танышырга, һич югы аның турында күбрәк мәгълумәт тупларга тырышыгыз. Эш урынын, вазыйфасын, яулаган уңышларын белсәң 45 яшь белән котлаулар күпкә җайлырак булыр. Шулай ук гаилә хәле, балалары, аның гаиләсенә мөнәсәбәте - болар бар да мөһим.

Сәер кеше

Метродагы кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры килдек. Украинадан килгән качак булып чыкты бу. Донбасстан. Әти-әнисе Арча ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын алтмыш меңнән дә ким алган чакны хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе дә шул чама икән. Унсигез машина сатып алып рейска җибәргән булган. Хәзер аларны төрле җиргә яшереп киткән. "Барсы да юкка чыкмас әле" - дип өметләнә. Зарланмый. Киресенчә, тормыш шартларыннан канәгать. Начар яшәми идек, ди. "Монда халыкны бөтенләй бушка эшләтәләр икән бит" - дип безне кызгана. Әллә нинди сәер кешеләр бар инде бу дөньяда...

Бердәнбер һәм кабатланмас

 Казанда чыккан китабы өчен гонорар алырга килгән язучы, Искәндәр, нәшриятта эшләүче бер дустыннан кызыклы хәбәр ишетә. :”Әнә фәлән урамда, бер апа хәер сорашып йөри. Бер көнне сөйләшеп тордык. Дүрт малай карап үстергән. Янындагысы – ачыган алкаш, ә калган өчесенең яшь чакта чыгып киткәннән бирле кайтып күренгәннәре юк икән.”

40 яшь белән котлаулар

Кичә генә 20 яшеңне үткәргән кебек идек, ә бүген 40 яшь белән котлау дип бокал күтәрәбез. 40 яшьлек юбилей. Әйе, еллар сиздермичә генә узып тора, әмма алар сиңа артык тәэсир итми бугай - һаман яшь, чибәр, көчле килеш кала бирәсең. Гел шулай булырга язсын сиңа.