65 яшь белән котлаулар

65 яшь белән котлаулар

Чибәрлекне еллар ала,
Гөлләр дә көзен сула.
Тик көзен дә табигатьнең
Үз матурлыгы була…

Картлыкның да үз яме бар
Сокланып туялмаслык.
Сиңа шундый картлык телим:
Булсын ул оялмаслык —
Эшләгән эшләрең өчен,
Үткән елларың өчен,
Үзеңнән соң яшәп калыр
Кыз һәм улларың өчен.



* * *

65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, олы бәхет, балаларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

* * *

65 яшь тулу уңаеннан котлау
Алтмыш биш яшь — яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
…, синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде! 

65 яшь белән иң яхшы котлаулар:

Татарча 65 юбилейга котлаулар


Популярные сообщения из этого блога

60 яшь белән котлаулар