Сәер кеше
Метродагы
кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры
килдек. Украинадан килгән качак булып
чыкты бу. Донбасстан. Әти-әнисе Арча
ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын
алтмыш меңнән дә ким алган чакны
хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе
дә шул чама икән. Унсигез машина сатып
алып рейска җибәргән булган. Хәзер
аларны төрле җиргә яшереп киткән. "Барсы
да юкка чыкмас әле" - дип өметләнә.
Зарланмый. Киресенчә, тормыш
шартларыннан канәгать. Начар яшәми
идек, ди. "Монда халыкны бөтенләй
бушка эшләтәләр икән бит" - дип безне
кызгана. Әллә нинди сәер
кешеләр бар инде бу дөньяда...