Бердәнбер һәм кабатланмас
Казанда чыккан китабы өчен гонорар алырга килгән язучы, Искәндәр,
нәшриятта эшләүче бер дустыннан кызыклы хәбәр ишетә. :”Әнә фәлән урамда,
бер апа хәер сорашып йөри. Бер көнне сөйләшеп тордык. Дүрт малай карап
үстергән. Янындагысы – ачыган алкаш, ә калган өчесенең яшь чакта чыгып
киткәннән бирле кайтып күренгәннәре юк икән.”
Балалар йортында үсеп гомеренә бер тапкыр да “әни” дип дәшмәгән язучыга ана кешенең балалары исән хәлдә шушы көнгә калуы бик тә сәер булып тоела. Ул башта ышанмый, теге урамга Фатима карчыкны эзләп бара. Аннан соң күзәтә башлый. Бераздан аның балалары кайда икәнен ачыклый. Берсе – Америкада, берсе – Башкортстанда, ярыйсы гына тормыш белән яшәп яталар, имеш. Ә берсе, Мәскәү өлкәсендә, христиан динен кабул итеп, чиркәү әһеленә әйләнгән...
Бу хәл язучыга кызык булып тоела һәм ул карчыкның балаларын, гаиләләре белән, бер утрауга җыярга була. Казанда яшәүче Радик кызы Айгөл белән, Башкортстандагы Хамит хатыны һәм ике баласы белән, Американлы Хэнк улы Роберт белән, күңел каршылыклары аркасында чиркәүне калдырырга мәҗбүр булган Михаил хатыны Анна һәм кечкенә улы белән Петербургка киләләр. Теплоходта сәяхәт сылтавы белән аларны яманаты чыккан бер утрауга алып китәләр.
Ләкин вакыйгалар бөтенләй көтелмәгән юнәлеш ала.
Балаларының кайда, ни хәлдә икәнен белергә теләп күрәзәче Хәдичә карчыкка барган Фатима аларга куркыныч янавын аңлый. Аларны коткарыр өчен мең газаплар аша шушы утрауга юлланган ана юл һәлакәтенә очрый. Искәндәр дә, Ольга ханым да, Ләйлә дә аңа ярдәм итәргә тырышалар. Ә чит кешеләрнең үзе өчен шултиклем өзелеп торуы Фатиманың күңел яраларын актара.
Гомер буе аңа чит кешеләр, ятлар ярдәм итте. Үз балалары түгел, үзенекеләр сәләм дә бирмәде, хәлен сорап бер хат та язмады. Бу аның сабырлыгына соңгы тамчы була. Гомер буе авыр тормышта, моң-сагышта гомер иткән Фатима карчыкның улларына өмете өзелә, күңелендәге үпкәләр, әрнү-газаплар кабат баш күтәрә. Ул аларны гафу итә алмый. Хәтта моның зур фаҗигаләргә китерүен белсә дә, ул балаларын гафу итә алмыйча җан бирә.
Ана нәфрәте Явызлыкны уята. Ә Явызлык инде бернәрсәгә дә, беркемгә дә, хәтта Фатима карчыкның үзенә дә буйсынмый.
Бердәнбер һәм кабатланмас - автор сайтында