50 яшь белән котлаулар

Илле саны бик зур санда түгел
Ун ел үткән бары биш кабат
Уйланыплар кайчан куясыңдыр
Үткән юлларыңа борылып бер кабат.
Ә шулай да күпме язлар килгән
Күпме сулар аккан елгада.
Нинди шатлык бергә каршы алу
Илле еллык гомер уртада.
Котлап сине юбилеең белән
Безнең күңел фәкатъ шатлана

Яшик әле бергә,бергә яшик
Бергә яшәү бетмәс тантана.
Без телибез сиңа исәнлекләр
Ак бәхетләр,тигез картлыклар
Кайгыларны урап үтсеннәр дә
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Чәчләремә чаллар төшердең дип
Үпкәләмик әле язмышка
Бу тормышның һәр мизгеле матур
Язы-көзе исән булганда.
Картаямын диеп көяләнмә
Үзе бәхет җитү картлыкка
Үткән гомер үткән,яшьлек артта күптән
Алдагысы үтсен шатлыкта.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен
Тик кайгылар гына күрмә син
Яшик әле бергә,матур яшик
Тик йөрәккә кырау төшмәсен!
(Наиль Кашапов шигыре)

 50 яшь белән котлаулар:

Татарча котлаулар юбилейга 50 яшь


Популярные сообщения из этого блога

65 яшь белән котлаулар

60 яшь белән котлаулар