Урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында халык җырларын өйрәнү

6 нчы сыйныфта халык авыз иҗатын өйрәнгәндә, татарча жырлар шактый зур урын алып торалар. Әмма без анализлаган өч җырга программада бер генә; сә;гать бирелә;. Әлбә;ттә; җырларның бөтен үзенчә;леклә;рен тикшерер өчен бу бик аз.


“Ай былбылым”
Үзенең жанры белә;н бу лирик җыр. Монда без җырчының эчке хислә;рен күзә;тә;без. Төп тема булып монда мә;хә;ббә;т алып тора. Былбыл образы аша, табигатьнең гүзеллеген сурә;тлә;ү аша җырчы үзенең кичерешлә;рен тасвирлый. Беренче дүртьюллыкта табигатьнең гүзеллеген генә; күрә;без. Монда ә;ле нинди дә; булса хислә;р тасвирланмый:
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Таң алдыннан чут-чут килә;
Сандугачлар тавышы.
Икенче дүртьюллыкта җырчы шул табигать образына үзенең кичерешлә;рен дә; ялгый. Таңның гүзеллеге, сандугачлар тавышы аны төрле уйларга китерә;:
Таңнар ата, өзелә; үзә;к,
Җырлата да елата.
Ә инде өченче строфада җырчының “үзә;ге өзелүенең” сә;бә;бен дә; белә;без. Бу – мә;хә;ббә;т. Монда ул үзенең ярына мөрә;җә;гать итә;:
Синең хакта серлә;ремне
Сөйлим сандугачларга.
Шулай итеп, җырның төп идеясы булып гашыйк булган җырчының кичерешлә;рен сөйгә;не алдында ачу. Җырчы үзенең серлә;рен сандугачларга сөйли, һә;м җыр аша мә;хә;ббә;тен белдерә;.
Татар халык лирик җырларында мә;хә;ббә;т мотивы еш очрый. Шул ук вакытта аларда күбрә;к җавапсыз мә;хә;ббә;т, сагыну мотивлары еш. “Ай былбылым” җырында исә; сагыну тнмасы сизелми, монда көчле сөю темасы яңгырый. Һә;м татар халык җырларына хас булган табигать белә;н уртаклашу мотивы аеруча көчле. Хә;тта табигать сурә;те аша җырчы үзенең хисен тирә;н белдерә;.
Җырда кабатлаулар очрый. Алар тыңлаучыга җырның тә;эсирен көчә;йтеп килә;лә;р. Агыйдел образы җырга лирик хислә;р өстә;п килә;.



“Сабан туе”
Бу җырның авторы бар. Бу җыр турында Җә;үдә;т Фә;йзи болай дип язган: “Бу җыр ифрат матур һә;м халыкның бә;йрә;м хислә;рен чагылдырган сүзлә;ре белә;н ул күңелле көйлә;рнең классик үрнә;ге булган “Алмагачлары” белә;н янә;шә; басырлык. Сүзлә;рен 1940 нчы елда, Гөлсем Сөлә;йманова соравы буенча, шагыйрҗ Мөхә;ммә;т Садри язган. М. Садри сүзлә;рен халык үзенеке итеп кабул итте” .
Жанры ягыннан бу йола җырларына да, бә;йрә;м җырларына да караган. Монда без күтә;ренке күңелле мотивларны ишетә;без. Җырның яңгыравы, аның аһә;ңлеге халыкның зур бә;йрә;мен тасвирлауга нигезлә;нгә;н. Аның төп идеясы халыкның берлә;шүендә;, “хезмә;т” туеның шатлыгында. Сабан туе автор өчен беренче чиратта “хезмә;т туе”:
Сабан туе – хезмә;т туе,
Шатлык һә;м бә;хет туе шул,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бә;йрә;м итик көн буе.
Монда кабатлаулар аз, һә;м ә;сә;рнең идеясы бөтен юлларда яңгырый. Сабан туе – бөтенхалык бә;йрә;ме, шуңа күрә; монда автор турындан-туры татар халкына мөрә;җә;гать итә;:
Бә;йрә;м итик шатланышып,
Туганнар, бергә;-бергә; шул,
Безнең бергә; булуыбыз
Китсен бөтен гөмергә;.
Күргә;небезчә;, бу юллар бөтен халыкка, бер-берсен туган итеп күргә;н халыкка багышланган.
Җыр гомумә;н өндә;ү мотивлары нигезендә; язылган. Телә;к фигылҗ формалары шуны билгелә;п торалар: бә;йрә;м итик, котлы булсын, китсен һ.б. Бу формалар аша автор җырга тантаналы яңгыраш өсти:
Котлы булсын, авылдашлар,
Ямьле сабан туйлары!

“Шома бас”
Бу җыр шулай ук күтә;ренке мотив белә;н язылган. Бу җырның да авторы бар – Гамир Насрый. Бу җыр уен җырлары жанрына якынлаша. Үзенең яңгырашы белә;н, икеюллык кушымтасы белә;н ул бию көенә; тә;ңгеллә;шкә;н.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
Монда да өндә;ү җөмлә;лә;р, биюгә;, бә;йрә;мгә;, шатлыкка чакыру идеясы яңгырый:
Әйдә;, ә;йдә; катырак бас,
Биегә;нне күрсеннә;р.
“Баскан җирдә;н ут чыгара
Безнең яшьлә;р” дисеннә;р.

1. Халык авыз иҗатының башка төрлә;реннә;н аермалы буларак, җыр сүз сә;нгате генә; түгел, ул көй белә;н, музыка сә;нгате белә;н дә; бә;йле.
2. Өстә;венә;, җыр ә;ле ул тагын бер осталыкны, тагын бер иҗатчыны талә;п итә;. Бу талант иясе – җырлаучы, башкаручы. Җырның ни дә;рә;җә;дә; моңлы, тә;эсирле булуы җырчының тавышына, сә;лә;тенә; бә;йле.
3. Шулай да җырның иң ә;һә;миятле үзенчә;леге – аның ә;йлә;нә;-тирә;дә;ге тормышны матурлап, бизә;п торудан тыш, һә;ркемнең күңелендә;, һә;р кешенең рухи байлыгы булып яшә;вендә;. Җырның көен, сүзлә;рен уйлап табучы да, аны башкаручы да үз кичерешлә;ре, мөнә;сә;бә;тлә;ре турында сөйлилә;р .

Шуларны истә тотып, халык җырларын укытканда, төрле технологияләр кулланырга мөмкин. Монда “хезмәттәшлек педагогикасы” ысулларын куллану уңышлы булыр дип саныйбыз. Чөнки җыр жанры аша төрле максатларга ирешергә мөмкин. Д.Ф. Заһидулина фикере буенча, ионда 4 юнәлешне аерып чыгарырга була: “балага гуманлы-шәхси якын килү; активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс; тәрбия конөепөиясе; әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту” .
Халык җырларын өйрәнгәндә бу бөтен максатларга ирешеп була. Җыр, беренчедән, укучыларда гуманлык, шәхси-лирик хисләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Монда аеруча җырның моңын, аһәңлеген аңлатуы әһәмиятле.
Икенчедән, халык авыз иҗаты белән таныштыру, татар халкының сәнгати үзенчәлекләрен ачыклау. Монда җырлардагы рухи үзенчәлекләренә тукталып китәргә була.
Өченчедән, тәрбия концепциясе. Монда җырдагы идеяләрне ачыклау, аларның эчтәлегендә халыкның хыяллары, өметләре тупланганын билгеләү мөһим.
Һәм, дүртенчедән, җыр жанры укытуны чынбарлыкка, гаилә һ.б. шундый әйләнә-тирә белән бәйләү уңайлы. Бу очракта татар халкының тарихына, аның гореф-гадәтләренә тукталып китәргә була. Бигрәк тә бу “Сабан туе” кебек халык җырларына карый.
Шулай итеп, татар халык җырларын өйрәнүдә төрле юнәлешләре кулланырга мөмкин, әмма нәкъ комплекс рәвешендә карала торган “хезмәттәшлек педагогикасы” ысуллары аеруча уңышлы булыр дип уйлыйбыз.



Хатын-кызга һәм ир-атка котлаулар

Татарча котлаулар апага
Татарча котлаулар энигэ
Татарча котлаулар хатын кызга
Татарча котлаулар кызыма
Татарча котлаулар ир-атка- әтиләргә

Кулланылган әдәбият
Ганиева Ф.Ә. һ.б. Әдәбият: Унберьеллык мә;ктә;пнең 6 нчы сыйныфы өчен дә;реслек-хрестоматия. – Казан: Мә;гариф, 1996. – 240 б.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
Татар урта мә;ктә;плә;ре өчен ә;дә;бият программалары. 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мә;гариф, 2000. – 42 б.




Популярные сообщения из этого блога

65 яшь белән котлаулар

60 яшь белән котлаулар