55 яшь белән котлаулар

Матур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы тазалык, гаилә иминлеге һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.



55 яшь белән котлау шигырьләре

 * * *
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
(Наиль Кашапов шигыре)

* * *
Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.
55 яшь. Беләсезме,
Картлыкның кызлар чагы.
И! Бер сагынырсың әле
Кая диеп кыз чагым.
Бүген сиңа бәхет тели
Лачын кебек улларың,
Кызларың — йолдызларың,
Кияүләр, оныкларың,
Дус-ишләрең, якыннарың,
Барча-барча туганнарың,
Кода-кодагыйларың.
Күргән хәсрәтләргә түздең,
Сабырлык бирде Ходай.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Яшь аралаш гел елмай.
(Авторы билгесез)

55 яшь белән котлаулар:
Татарча 55 юбилейга котлаулар


Популярные сообщения из этого блога

65 яшь белән котлаулар

60 яшь белән котлаулар