Татар теле укыту тарихында этикет мәсьәләләре
Эчтәлек
Кереш
Беренче бүлек. Танышу, таныштыру ситуацияләрендә татар сөйләм этикеты. Төп үзенчәлекләре
1. Татар телендә этикет мәсьәләләре. Тарихи күзәтү
2. Татар теле укыту тарихында этикет мәсьәләләре
Икенче бүлек. Кайбер башка телләргә карата татар этикеты лексикасы (танышу-таныштыру ситуацияләр этикеты нигезендә)
1. Турыдан-туры танышу
2. Таныштыру
3. Танышу-таныштыру ситуацияләрендә җавап кайтару
Өченче бүлек. Татар сөйләм этикеты лексикасының үзенчәлекләрен гамәлдә куллану
1. Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Ризванова Л.М. Татарский язык (интенсивный курс)
2. Башка дәреслекләрдә татар теле этикеты
3. Татар теле буенча урта мәктәп китапларында танышу-таныштыру этикеты
Йомгаклау
Кулланылган әдәбият
КЕРЕШ
Хезмәтнең төп максаты булып татар телендә танышу-таныштыру ситуацияләренә хас булган этикет нормаларын анализлау, аларның башка телләргә карата үзенчәлекләрен билгеләү.
«Сөйләм этикеты – сөйләмдә иң еш очрый торган тәгъбирләрне куллану кагыйдәләре. Бу – сәламләү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, үтенү, киңәш, чакыру, үпкәләү, комплимент, теләк, теләктәшлек һ.б. формалар», – дип яза Ф.С. Сафиуллина. Һәм, әлбәттә, шул «һәм башкалар» дигәненә танышу-таныштыру лексик этикеты дә керә.
Танышу-таныштыру этикеты телгә чит тел буларак өйрәткәндә дә, туган телне өйрәнгәндә дә аеруча әһәмиятле урын алып тора. Бу теманың мөһимлеген ике аспектта тасвирларга мөмкин:
– татар теле ана теле буларак кулланышында;
– татар телен чит тел буларак укытканда.
Бүгенге көндә татар теле үзенең куллану даирәсен киңәйтеп бара, әмма этикет проблемаларына әллә ни игътибар бирелми. Моны дәлилләүче күп кенә мисаллар китереп була. Руслашкан (русчадан калькалаштырылган) ягъни гади сөйләмнән (хәтта диалектлардан) кергән формаларны вакытлы матбугатта да, телевидениедә дә очратырга була. Шуңа күрә, танышу-таныштыру этикеты башка этикетка караган очраклар белән бергә каралырга тиешлеге зарури проблема булып тора. Бу мәсьәләгә караган тикшеренүләр әлеге көндә бик тә сирәк очрый.
Икенчедән, татар теле дәүләт теле буларак урта һәм югары уку йортларында чит тел аудиторияләрендә укытыла башлавы белән, татар теле этикеты проблемасы өстәмә бер аспектта каралырга тиеш. Бу проблеманы хәл итүдә, беренчедән, дәреслекләр, ә икенчедән укытучыларның сөйләм культурасы югары булырга тиешлеге ачыклы. Ләкин бүгенге көндә чит аудиториядә татар теле укытучылары шулай ук бу мәсьәләгә караган әсбаплар юклыгын беләләр. Шуңа күрә бу проблема бу аспектта да мөһим булып тора.
Танышу-таныштыру этикеты һәрбер телдә дә аеруча мөһим урын алып тора, чөнки күп кенә дәреслекләр, әсбаплар нәкъ шушы тема белән ачылып китәләр. Бигрәк тә бу коммуникатив методта нигезләнгән дәреслекләргә хас. Әйтик, башлангыч мәктәпләр өчен Хәйдәрова тарафыннан язылган дәреслекләр, яисә Сафиуллина тарафыннан олы рус аудиториясе өчен язылган әсбаплар.
Төп максатка ирешү өчен һәм кайбер теоретик мәсьәләләрне хәл итү өчен без Ф.С. Сафиуллина, Р.С. Абдуллина, Г.Ф. Саттаров, В.Х. Хаков, М.З. Зәкиев, Ф.Ф. Харисов фикерләренә таяндык. Шулай ук рус теле этикетына карата В.В. Колесов һәм башка тел белгечләре хезмәтләрен кулландык.
Хезмәтебез керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.
Керештә хезмәт төп максаты, актуальлеге, төзелеше һәм теоретик чыганаклары ачыкланган.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАНЫШУ, ТАНЫШТЫРУ СИТУАЦИЯЛӘРЕНДӘ ТАТАР СӨЙЛӘМ ЭТИКЕТЫ. ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Тел этикеты – тарихи күренеш. Шуңа күрә һәрбер чорда бу мәсьәләгә караган проблемалар үзенчәлекле.
Ләкин татар теленә күз салганда, бүгенге тел этикеты проблемалары тел үсеше мәсьәләләренә килеп тоташуы күренеп тора.
Бүгенге көндә сөйләм культурасына караган хезмәтләрдә татар халкы этикетына хас булган күренешләрне кайтару проблемасы киң карала. Мәсәлән, Р.С. Абдуллина хезмәтендә эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләре турында болай язылган: «Шулай да, исенм-отчествосын онытканда, таныш кешегә хөрмәт белән мөрәҗәгать итү сүзләре коткара ала. Ләкин андый сүзләребез күп булса да, хәзерге телебездә бик аз күренә. Таныш-белешләргә, күз күргәннәргә, сөйләшеп киткән кешеләргә олылап эндәшү сүзләре ничәү калды икән?» , – ди. Әлбәттә, бу сүзләрне без шулай ук танышу-таныштыру өлкәсе турында да әйтә алабыз.
Танышу-таныштыру лексика күләме татар теле тарихында берничек үзенчәлекле, һәм моның билгеле сәбәпләре бар. Беренчедән, татар мәдәният тарихы төрле табуларга бай. Туганнар арасында гына түгел, танышмаган кешеләр арасында да исемнәргә аерым табу булуы мөмкин. Моның турында Г.Ф. Саттаров та, Р.С. Абдуллина да язалар: «Мәҗүси бабаларыбыз танышларга, якыннарга, бигрәк тә туган-тумачаларга исемнәре белән эндәшмәгәннәр. Якын туганнарның исемен әйтү тыелган булган, ягъни кеше исеменә табу салынган чаклар булган. Туганнарга исем белән эндәшмичә, туганлык атамасы (бу очракта – эвфемизм) белән генә эндәшә торган булганнар» .
Ислам дине исә кешегә исем белән мөрәҗәгать итәргә куша. Бу күренешне Г.Ф. Саттаров да дәлилли. Бу хәл шулай ук танышу-таныштыру этикетына үз йогынтысын ясый. Һәм без берничек тә ислам динен этикет сүзләренең юкка чыгуында гаепли алмыйыз. «Димәк, хөрмәтләп әйтү сүзләребез югалганга, ислам дине түгел, сәбәбе – телебезгә мөнәсәбәтебезнең үзгәрүендә, дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Тел – иҗтимагый күренеш буларак, югарыда әйтелгән күренешләрнең югала баруын аңлатучы икенче бер тарихи сәбәбе булырга тиеш», – дип яза Р.С. Абдуллина.
Буржуаз мөнәсәбәтләр киңәеп үсә башлагач, XIX гасырның икенче яртысында рус һәм европа телләре тәэсире арткач, татар теле этикетында зур үзгәрешләр башлана. Шул чакта олылап әйтү өчен Сез эндәшү сүзе дә барлыкка килә.
Ләкин төп үзгәрешләр соңрак була, дип саный Р.С. Абдуллина. Аның фикере буенча, татар теле этикетына иң зур йогынты ХХ гасыр башында килә. Иң киң үзгәрешләр Октябрь борылышы белән бетә. Р.С. Абдуллина бу чорны «иптәшләнү» чоры дип атый. Чөнки бөтен хөрмәтләп мөрәҗәгать итүче сүзләр урынына иптәш сүзе кулланыла башлый. «Әлбәттә, туганлык атамаларының кимүенә, югалуына татар-төркиләрдә ислам тәэсире белән, исемнәр белән эндәшүне тыю-юкка чыгу, кешегә исем, соңрак исә, рус-Европа культурасы йогынтысында, исем-отчество белән эндәшү традициясе юл алу да сәбәп булып торгандыр. Тагын бер сәбәбе – «иптәшләнү» булырга тиеш. <...> «Пролетарийларның берләшүе», иҗтимагый, сыйнфый мөнәсәбәтләрнең үзгәрә баруы шәхескә мөрәҗәгать сүзләренең үсеш-үзгәрешләрендә дә чагылыш тапмыйча калмаган. <...> Шәһәрдә яшәүче кайбер татар гаиләләрендә абый-апаларына исемнәре белән генә эндәшәләр. Ир-хатын бер-берсенә исемнәре белән эндәшү дә таралыш алды» .

Татар телен укыту тарихында беренче дәреслекләр дип И. Хәлфин, И. Гиганов әсбаплары табылган. Бу кулланмаларда, әлбәттә, татар теленең этикетына игътибар бирелгән. Ләкин төгәл бу проблемага карата материаллар булмаган әле.
Безнең темага караган беренче әсбаплардан Габдүш Әхтәм улы Ваһапов дәреслеген әтеп китәргә кирәктер. Ваһапов үзөйрәткечендә (1864 нче елда нәшер ителгән) материал сүзлектән соң тематик принцип буенча бүленгән. Монда 14 тема сөйләшүләре бар, һәм алар бөтенесе дә көндәлек тормышта кулланыла торган җөмләләрдән тора. Ф.С. Сафиуллина әйтеп киткәнчә, «14 темага караган сөйләшүләр арасында «Расспрашивание», «Посещение», «Одеваться», «Чайничанье», «Погода», «Писание писем», «Болезнь», «Приторговливаться» кебек бүлекчәләр бар. <...> «Сүзлек» белән «Сөйләшү» өлеше үзөйрәткечтә тыгыз бәйләнгән. Диалоглар көндәлек аралашуда кулланыла алырлык итеп төзелгәннәр. Мәсәлән, «Сорашдуру» бүлегендә таныш кешеләр сөйләшүе чагыла. Монда сөйләмләү дә, әңгәмәдәшенең, аның туганнарының сәламәтлеген сорашу, хушлашу гыйбарәләре бар. Фразалар гади, җиңел, табигый, һәм аларда шул заманның милли колориты да чагылыш тапкан. Мондагы нәзәкатьлелек, бәлки, хәзер безнең тормышыбызга кире дә кайтмас. Ләкин бу бик матур, зыялы аралашуны чагылдыра, – дип яза Ф.С. Сафиуллина һәм мисаллар белән дәвам итә, – Хошъ кильдуннызъ, утрыныз (сделайте милость, садитесь). Гаибъ итмәннызъ, афандимъ (извините, сударь). Мяйлунызъ падишагъ (как вам угодно)» .
Унтугызынчы гасырда танышу-таныштыру этикеты, күргәнебезчә, аеруча сокландырып тора.
ХХ гасырда Октябрь борылышы һәм аның нәтиҗәләре нигезендә 1921 нче елда татар теле беренче тапкыр рәсми рәвештә дәүләт теле булып игълан ителә һәм бу карарны тормышка ашыруда киң күләмдә төрле чаралар күрелә башлый.
Ләкин шул ук Ф.С. Сафиуллина З.Н. Кириллова хезмәтенә таянып, бу чордагы үзгәрешләр турында түбәндәгечә яза: «1920 нче елдан башлап чыккан дәреслекләрне язуда бер коллектив оештырыла (Г. Ибраһимов, М. Корбангалиев, Ф. Фәйзи, Г. Шәрәф, Х. Бәдигый, Г. Сәйфуллин). Бу коллектив, булган дәреслекләр белән исәпләшмичә, бөтенләй яңа дәреслекләр төзү һәм моның өчен коммунистик хезмәт принцибын алу, милли һәм дини тенденцияләрне булдырмау юнәлешендә эшләргә тиеш була» .
Бу борылышлар татар сөйләм теленә үзенең йогынтысын ясаган булган кирәк. Әлбәттә, күп кенә танышу-таныштыру өлкәсенә караган лексик берәмлекләр нәкъ шул вакытта кулланыштан чыгып, һәм алар урыннарына башка сүзләр килгәне билгеле. Мәсәлән, әфәнде урынына иптәш кебекләр.
Бу күренешне хәзерге көндә, әлбәттә, тәнкыйтьләп чыгалар. Һәм еш кына югалып калган лексик катламы кайтарылу тенденциясе көчләнеп бара.
20-30 нчы елларда татар телендә тагын көчле үзгәрешләр билгеләнә. Бу күренеш татарча дәреслекләрдә, югары уку йортларында урын алган меңнәрчә терминнар барлыкка килүе белән бәйле. «Татар теле фән теленә, мәктәп теленә, югары уку йорты теленә әйләнсен өчен, шактый зур фәнни җирлек барлыкка килә» .
Бу дәвер татар теленең алфавиты тиз алмашынуы белән дә аерылып тора. Бу күренеш шулай ук татар сөйләм теле этикетына үзенең йогынтысын ясый. Бу хәл күбрәк орфоэпик кагыйдәләргә карый.
50-80 нче елларда татар теле проблемаларын өйрәнүенә карата аерым үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, Ф.С. Сафиуллина бу чорның түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләп үтә: «1) сугыш һәм сугыштан соң еллардагы тормыш авырлыгы; 2) шәхес культы идарәчелегенең милли проблемаларга бәйле мәсьәләләрне иреккә куймау; 3) галимнәрнең татар теленең башка проблемаларына караган эшләре күп булу һ.б.» .
Бу елларда күп кенә лексик берәмлекләр татар теленнән алынмалар һәм калькалар белән этерелеп чыгалар. Бу сүзләр арасында танышу-таныштыру этикетына караган берәмлекләр дә очрыйдыр.
Соңгы ун ел эчендә бу төшеп калган сүзләрне кайтару һәм татар әдәби теленә кертү әһамиятле проблема буларак карала. Мәсәлән, Газизова Ф.М. бу эшне аеруча мөһим дип саный: «60-70 нче еллар дәвамында телебездән дистә-йөзләрчә сүзләребез сызып ташланды, ят, чит сүзләр белән алыштырылды. Хәзер ул сүз-әйтемнәрне дә сайлап яңадан сөйләмебезгә, актив кулланышка кайтарырга кирәк. Аларны әдәби китаплардан, һәр төрле сүзлекләрдән, фәнни хезмәтләрдән һәм башка чыганаклардан эзләргә, актарынырга кирәк. Милли сөйләмә телгә игътибарлы булырга, телнең бай катламнарын төрле яссылыкта өйрәнеп, телне кытыршыландыра, чүпли торган чит элементларга каршы торырлык, алыштырырлык берәмлекләрне, гыйбарәләрне табарга кирәк» .
80 нче еллардагы үзгәртеп кору процессы татар теле үсешендә аеруча мөһим дәверләренең берсе булып тора. Бу вакытта татарча белмәгән татарларның телгә кызыксынулары арту, рус мәктәпләрендә татар телен укыту кебек күренешләр белән аерылып тора.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. КАЙБЕР БАШКА ТЕЛЛӘРГӘ КАРАТА ТАТАР ЭТИКЕТЫ ЛЕКСИКАСЫ (ТАНЫШУ-ТАНЫШТЫРУ СИТУАЦИЯЛӘР ЭТИКЕТЫ НИГЕЗЕНДӘ)
1. Турыдан-туры танышу
Танышу-таныштыру этикеты һәрбер телдә үзенчәлекле. Этикет тарихи һәм мәдәни күренеш буларак, шул халыкның үзенчәлекләрен үзенә туплый.
Бу яктан, беренчедән, танышу-таныштыру лексикасының төрле телләрдә чыгышы ягыннан анализлау кызыклы.
Югары этикет буенча, турыдан-туры танышу каралмый. Чөнки ике кешене кем дә булса таныштырга тиешле дип санала. Ләкин тормышта һәрвакытта да уртак кеше табылмый. Шуңа күрә, еш кына турыдан-туры танышырга туры килә.
Турыдан-туры танышканда, кагыйдә буларак, стилистик нейтраль сүзләрне кулланырга кирәк дип санала. Мәсәлән: Сезнең белән танышырга мөмкинме? Танышыйк, минем исемем ...
Әлбәттә, бу формаларны рус теленнән калькалар дип санарга мөмкин, чөнки алар татар этикетына тулысынча ятып бетмиләр. Мәсәлән, инглиз телендә мондый формалар юк. Мондый формулаларга охшаганнары югары стильнеке дип санала: Let me introduce myself (to you) – Сезнең белән танышырга рөхсәт итегез.
Нейтраль стильдә татар телендә, безнең фикеребезчә, ешрак очрый торганнардан: Мин – Рөстәм Гыйльфанов.
Безнең темага караган зат һәм күрсәтү алмашлыкларын куллану кызыклы. Татар телендә, билгеле булганча, мин, син, сез, теге, ул, шул кебек алмашлыкларның кулланышы билгеле.
Рус телендә шул ук алмашлыкларның кулланышы татар телендәгенә охшаш. Хәтта зурлап әйтү татар теленә рус теленнән кергән икәне мәгълүм.
2. Таныштыру ситуацияләре
Таныштыру ситуацияләрен икегә бүлеп була. Беренчесе, татар телендә халыкара рәсми этикет буенча таныштыру. Икенчесе, татар телендә таныштырганда нәкъ бу телгә хас булган стилистик чараларны куллану.
Беренче очракта берничә кагыйдә саклануы әһәмиятле. Алар арасында:
1) Алдан ир-ат кешене хатын-кызга таныштыру (атау, тәкъдим итү);
2) Яшьрәк хатын-кызны олырак хатын-кызга таныштыру (атау, тәкъдим итү);
3) Яшьрәк ир-атны олырак ир-атка таныштыру (атау, тәкъдим итү);
4) Хезмәткәрне җитәкчегә таныштыру (атау, тәкъдим итү);
5) Кагыйдә буларак, алдан фамилияне әйтү, аннары исем (атасы исемен).
Бу очракларда ике стильгә хас булган формулаларны карап китәргә була: 1) стилистик яктан нейтраль булган; 2) стилистик ягыннан югары булган.
Татар телендә нейтраль стилистик очракларда түбәндәге формулаларны китерергә мөмкин:
Танышыгыз, ...; Мин Сезне (сине) Гарифуллин Марат белән таныштырырга телим; Мин Сезгә Гарифуллин Маратгны тәкъдим итәм һ.б.
Югары стильгә караган формулаларга түбәндәге мисалларны китереп була:
Сезгә Гарифуллин Маратны тәкъдим итәргә рөхсәт итегез; Сезне Гарифуллин Марат белән таныштырга рөхсәт итегезче һ.б.
Бу халыкара этикеты башка телләрдә дә чагыла. Әйтик, рус һәм инглиз телләрендә.
Нейтраль стильдә: Познакомьтесь с Гарифуллиным Маратом; Я хочу познакомить Вас (тебя) с Гарифуллиным Маратом; Я хочу представить Вам (тебе) Гарифуллина Марата и другие.
I’d like to introduce you to Garifullin Marat; Allow me to introduce Garifullin Marat.
Югары стильдә: Разрешите познакомить Вас (тебя) с Гарифуллиным Маратом; Позвольте представить Вам (тебе) Гарифуллина Марата.
Let me to introduce you to Garifullin Marat; Allow me to do the introduction .
Икенче очракта татар теленә генә хас булган формулаларны китереп була. Аларны шулай ук стилистик яктан ике төргә бүләргә мөмкин. Беренчедән, гади ситуацияләрдә нейтраль стил куллана. Әйтик, Ул – Марат Гарифуллин, дүртенче курс студенты; Бу – Миләүшә Гыйльфанова, икенче курс студенты һ.б. Кыскалык өчен, күрсәтү алмашлыгы төшереп калдырыла ала.
Рәсми стильдә ешрак Таныш булыгыз, бу – Марат Гарифуллин; Танышыгыз, әфәнделәр: Марат Равил улы Гарифуллин, дүртенче курс студенты.
Әлбәттә, таныштыру ситуацияләрендә татар этикетын гына кулланып калырга мөмкин түгел. Бүгенге көндәге халыкара аралашу, глобаль үзгәрешләр моңа үзенең йогынтысын ясыйлар. Ләкин кайбер очракларда таныштыру рәсми рәвештә дә алып барыла ала. Мәсәлән, анкета тутырганда, яки кемнең дә булса сорауларына кыска җаваплар биргәндә.
3. Танышу-таныштыру ситуацияләрдә җавап кайтару этикеты
Танышу-таныштыру этикет үзенчәлекләре бигрәк тә җавап кайтарганда чагыла. Чөнки танышу һәрвакыт ике бүлектән тора. Беренчесендә без кемне дә (яисә үзебезне) булса тәкъдим итәбез. Икенчесендә без аның исемен белгәч, нинди дә булса этикетка караган җавап кайтарырга мәҗбүр.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР СӨЙЛӘМ ЭТИКЕТЫ ЛЕКСИКАСЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕН ГАМӘЛДӘ КУЛЛАНУТелнең этикеты, аны дөрес куллану, этикетның «язылмаган кагыйдәләр»ен куллана белү – телне укытканда аеруча бер мөһим мәсьәлә булып тора. Шуңа күрә укытучы алдында бу проблема аеруча зур булып тора. Ф.С. Сафиуллина әйтүенчә, «укытучы сөйләм этикетына караган хаталарны алдан кисәтеп, булдырмау чаралары күрергә тиеш. Авыр очракларны алдан күреп, алар белән эшләүгә игътибар итәргә кирәк. Этикетка караган иң мөһим һәм еш кулланыла торган формаларны сайлап алырга һәм сөйләмгә кертергә кирәк. Башта стилистик нейтраль тәгъбирләр кертелергә тиеш. Телне күбрәк өйрәнгән саен, синонимик формулаларны да әйтергә, өйрәтергә кирәк һәм алар диалогларга кертелә барырга тиеш. Бу юнәлештә эшләү әзерлек күнегүләрендә дә, иҗади күнегүләрдә дә дәвам итә» .
Этикет формалары сөйләмдә төзелмиләр, телдә һәрбер ситуация өчен әзер тәгъбирләр була. Тотрыклы икәнен күрсәтеп, аларны сәм этикеты формалары дип атыйлар. Аралашканда, сөйләүче әзер тәгъбирләр арасыннан кирәклесен сайлап ала.
Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, кирәкле форманы сайлап алганда, түбәндәгеләр искә алына: «1) аралашу ситуациянең рәсми булу-булмавы; 2) аралашуның интонация төсмере: нейтраль, югарырак, түбәнрәк һ.б.; 3) әңгәмәдәш белән мөнәсәбәтнең характеры. Әңгәмәдәш таныш булу-булмау бик әһәмиятле. Шуңа карап дусларча, җылы, интим мөнәсәбәтләр яисә салкын, әдәпле, рәсми мөнәсәбәтләр урнаша. Кешенең яше, иҗтимагый статусы, белем дәрәҗәсе һ.б. факторлар да гаять әһәмиятле» .
Безнең тарафтан әйткәннәрне искә алып, төрле китапларны, дәреслекләрне тикшереп карадык. Беренчедән, без рус аудитория өчен башкарылган һәм интенсив методикасы нигезендә язылган курсны алдык.

Бу дәреслектә танышу-таныштыру лексик катламы беренче үк дәрестә бирелгән. Хәтта, дәрес үзе Исәнмесез сүзеннән башлана.
Беренче үк биттә авторлар тарафыннан рус теленә хас булмаган этикет формалары билгеләнеп китә: «Этикетные формы обращения у татар таковы: Ханым – ханум (к замужней женщине); туташ – барышня; әфәнде – господин» . Дәрес эчендә башка сөйләм этикетына кагылышлы материал юк, ләкин дәреслекнең ахырында кушымта итеп бу темага карата аерым параграф китерелгән: «Татарский речевой этикет».
Бу параграф дәреслекне уңышлы яктан аерып тора, чөнки монда сөйләм этикеты ягыннан татар теленә хас булган бөтен үзенчәлекләр кыскача билгеләнеп үтә. Хәтта сөйләм этикеты гына түгел, ә татарлар танышу-исәнләшү жестлары һәм башка гадәтләре турында мәгълүмат китерелгән. Мәсәлән: «Здороваются татары за руку, пожимая обе руки. Подавать только одну руку старикам считается неуважением» ; или: «Приветствовать собеседника можно и кивком головы (вперед и вниз), приподниманием головного убора, поднятием руки» .
Танышу-таныштыру лексикасына караганда, бу теоретик белешмәдә: 1) исәнләшү этикеты бирелгән; 2) мөрәҗәгать итү лексикасы; 3) аерым атау лексикасын әйтеп китәргә кирәк; 4) саубуллашу этикеты; 5) гафу итү һ.б. этикеты.
Шулай, исәнләшкәндә, түбәндәге формалар кулланыла: Исәнме! Исәнмесез! Саумысыз! Әссәламугаләйкум! Сәлам! Исәннәрмесез! Хәерле көн! Хәерле кич! Нихәл? Нихәлләр? Нихәлләр бар? һ.б. Әңгәмәдәш теге яки бу кешегә билгеле факторларга бәйле рәвештә теге яки бу форманы сайлый.
«Олы кешегә яшь кеше Сәлам! дип әйтмәс, әлбәттә. Исәннәрмесез! дигәне дә бик зыялы түгел. Саумысез! дигәне дә бераз гади сөйләмгә хас күренеш. Нихәл? дип әйтү бөтенләй гади сөйләм дәрәҗәсенә төшерү була. Әссәламугаләйкум! дип картларга, дини сферада гына әйтү урынлы...» – дип саныйлар дәреслек авторлары.
Мондый төркемләү бик төгәл түгел булмаса да, татар телен өйрәнүчеләр өчен бик файдалы мәгълүматлар алып килә. Исәнләшү этикеты, лексикасы татар телендә аеруча бай, күпкатлаулы. Хәзерге көндә бу өлкәдә яңа алынмалар да кулланыла, һәм бу күренеш шулай ук дәреслектә билгеләнгән. Шулай, «Среди студентчества под влиянием русской речи в шутливом стиле употребляются Чао! Салют!» .
Мөрәҗәгать итү лексикасында игътибар, беренче чиратта, син һәм Сез сүзләренә бирелә. Бу мәсьәләдә татар телендә рус теленнән кергән этикет нормалары турында әйтелә: «Вежливая форма обращения на «Вы» распространилась под влиянием русской речи и приобрела нормативность при обращении к незнакомым людям, при соблюдении субординации между собеседниками, как выражение уважительного отношения» .
Шул ук вакытта дәреслек авторлары тарафыннан татар этикетына хас дип син формасын саныйлар: «К близким знакомым, родным обращение – всегда на «ты» .
Ф.С. Сафиуллина башка хезмәтендә син белән Сез куллану үзенчәлегенә түбәндәге мисал китерә: «Сөйләм этикеты формулалары буенча кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр билгеләнә. Бер мисал китерик. Һәрвакыт син дип сөйләшкән танышымның аерым очракларда (миңа үпкәләсә, ераграк, читтәрәк торасы килгәндә) Сезгә күчеп сөйли торган гадәте бар иде» .
Бу мисал син белән Сезнең араларындагы нечкә мәгънә һәм стилистик төсмерен билгели. Бу күренеш татар телендә генә түгел, рус телендә дә ачык сизелеп тора. Мәсәлән, танылган тел культурасы белгече В.В. Колесов яза: «Однако унизительность подобного ты в одних разговорах удивительным образом оборачивалась знаком уважительного отношения и доверия со стороны других лиц. <...> Барственное тыканье оскорбительно, лиричное ты – приятно; местоимение ли повинно в том, что так получилось? Культура русского слова – в поведении говорящего, тут важно учитывать, какая эмоция вложена в то или иное слово» . Бу цитата татар теле этикетына да туры килеп тора.
Исәнләшү һәм мөрәҗәгать итү этикетында татар һәм рус телләре арасында урта күренешләр аермаларга карата күбрәк табылса, аерым мөрәҗагать итү сүзләре этикетында аерма зур. Беренчедән, татар телендә эндәш сүзләргә тартым категориясе үзенчәлекле стилистик төсмер кертә. «Татары выработали целую систему обращений к любимым, близким людям, отличающуюся доброжелательностью, эмоциональностью: кадерлем, сөеклем, алтыным, күгәрченем, былбылым, акыллым, җаным, җанкисәгем, бәгырем, бәгырькәем и т.д.» .
Икенчедән, туган һәм якын булган кешеләргә эндәшү сүз катламы шулай ук башка телләрдән аерылып тора. Шуңа күрә анализлаган дәреслектә бу күренешкә игътибар бирелгән: «Своеобразием для татарской речи является обращение к родственникам с использованием родства: апа, абый, апам, сеңлем, җизни, балдыз. Раньше гораздо чаще использовались такие обращения к близким родственникам, как чибәр апа, алма апа, шикәр апа, бәләкәй абый, ерак әби и другие» .
Бу лексик катламы турыдан-туры танышу-таныштыру этикетына карамаса да, татар этикетының үзенчәлеген билгели.
Өченче үзенчәлек итеп, чит кешеләргә рәсми стильдә мөрәҗәгать итү. Монда татар телендә абый, апа, абыстай, ага кебек ыруг терминнар кушылу хас. «Своеобразием также является и то, что к посторонним, а также к близким обращаются по форме «имя + родовой термин»: Камил абый, Алсу апа, Мәрфуга абыстай, Гафур энем и т.д.» .
Соңгы елларда кайтарылган формалар куллануга кайтк мәгълүм. Бу күренеш шулай ук дәреслектә чагылыш тапкан. «В настоящее время все большее распространение получает обращение в форме Галия ханым, Мансур әфәнде, Фәридә туташ и др.» .
Эндәшү сүзләрнең этикеты татар телендә үзенчәлекле булуы раслау өчен Ф.С. Сафиуллинаның методик кулланмасыннан тагын бер мисал китереп була: «Русларда девушка сүзе, мөрәҗәгать буларак, бик яшь кыздан 40-50 яшьләргә кадәрге кешеләргә карата кулланыла. Татарча Кыз! Әйтегез әле формасы мөмкин түгел. Яисә татарча апа дип дәшү руслар өчен сәер, имеш, тётя була. Булсын! Татарча милли этикетта Апа, әйтегез әле, Ирек мәйданы кайда? яисә Галия апа, утырыгыз дип әйтергә мөмкин; рус телендә мәктәп укытучысына карата тётя Валя дип әйтү мөмкин түгел. Яисә укытучы укучыларга Хәлләр ничек? Нихәлләрең бар? дип әйтә ала. Ләкин укучы Хәлләр ничек? дип укытучыга әйтә алмый» .
ЙОМГАКЛАУ
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт милли яктан шактый үзенчәлекле һәм алар тел вәкилләренең сөйләм этикетында чагылыш табалар.
«Иҗтимагый-тарихи үсеш дәвамында һәр халык кешеләреең җәмгыятьтә үз-үзен тотуның төрле очраклары өчен билгеле бер кагыйдәләрен барлыкка китергән. Сөйләүче, аны аңлауларын һәм тыңлауларын теләгәндә, әдәпле булырга, әңгәмәдәшкә үзенең яхшы мөнәсәбәте турында, аның яшь үзенчәлекләренә, иҗтимагый дәрәҗәсенә бәйле матур сигналлар җибәреп торырга тиеш. Аралашу нәтиҗәле булсын өчен, сөйләм этикетының нормалары сакланырга тиеш» , – дип яза Ф.С. Сафиуллина.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы: «КАМАЗ» нәшрияты, 1997. – 128 б.
Газизова Ф.М. Тел һәм сөйләм стилистикасына күзәтү // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Казан: ИЯЛИ, 1995. – Б. 96-104.
Ибрагимов Т.И. Ускоренное обучение татарскому языку: Обучение общению и составлению деловых бумаг на татарском языке: Методические указания и учебные задания. – Казань: Изд-во Казанского гос. тех. ун-та, 1998. – 128 с.
Колесов В.В. Культура речи – культура поведения. – Л.: Лениздат, 1988. – 271 с.
Сабирова Г.С., Сабиров Р.А. Курс самоучителя татарского языка: пособие для тех, кто изучает татарский язык самостоятельно или под руководством преподавателя. – Альметьевск, 2000. – 348 с.
Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 380 б.
Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Ризванова Л.М. Татарский язык (интенсивный курс). – Казан: ООО «Хәтер», 1998. – 272 б.
Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 10 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2000. – 271 б.
Формановская Н.И., Шевцова С.В. Речевой этикет. Русско-английские соответствия: Справочник. – М.: Высшая школа, 1990. – 95 с.
Хайруллин М.Б. Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Б. 36-49.
Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТаРИХ, 2000. – 479 с.
Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. Татар теле: Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен коммуникатив метод нигезендә төзелгән сынау тәртибендә дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 201 б.
Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.
1) Ислам:
– Мин Камыр авылыныкы, ә менә бу Мишка Бөгелмәнең үзенеке. Без сине уртага алыйк әле, – диде. (Мирас, № 3, 2002, Б. 113 – Таһиров А. Солдатлар (роман)).
2) <Сөембикә> ыңгырашып диярлек:
– Сез кем? – дип сорады.
– Сезнең хезмәтчегез, бакчачының яңа ярдәмчесе. [14].
Нәүрүзхан И.В. Сөембикә (тарихи роман). – Яр Чаллы: «КАМАЗ» нәшрияты, 1992. – 128 б.