Зөһрә Сәхәбиеваның тормыш һәм иҗат юлы


Утыз ел буе Зөһрә Сәхәбиева җырлары халыкны үзенең җылылыгы, үзенең аһәңлеге белән сокландыра. Аның тавышы беркемнеке белән дә бутап булмый.
З. Сәхәбиева репертуарында берничә йөз татар халык җыры һәм шул ук чама татар композиторлары әсәрләре. Аларны тамашачылар бөтенесен дә ярата, әмма иң якыны ул – Гомәр Бәширов сүзләренә язган Сара Садыкованың «Җидегән чишмә»се.
Берничә ел элек бу хатын-кыз иңбашына зур кайгы килде. Аның яраткан ире – Хәйдәр Бигичев – вафат булуыннан соң, Зөһрә озак вакыт авырды. Ул сәхнәдән кырыйда торырга омтылды. Ләкин соңгы вакытта без аны яңадан сәхнәдә күрәбез, хәтта аның яңа эшләрен дә күзәтә алабыз.

Аның иҗади активлыгы сокландыра. Аның альбомнары языла, ул концертларда актив катнаша, үзенең персональ конертларын оештыра башлады. Ә хәзер ул иҗади тормышына оештыручы функцияләрен дә өстәде. Бу йомшак кына хатын хәзер үзене лидер ролендә дә ачык күрсәтергә омтыла.
Зөһрә Сәхәбиеваның тормышында тагын бер зур вазифасы бар: Хәйдәр Бигичев иҗади мирасын җыйнап сакларга. Үткән 2004 нче елда Хәйдәр Бигичевның юбилей елы булды. Аңа 55 яшь тулачк иде. Моңа багышлап Зөһрә Сәхәбиева Бигичевның компакт-диск чыгарды. Монда Хәйдәр башкарыунда төрле еллардагы арияләр, татар композиторларның җырлары һәм романслары дөнья күрде.
Шул датага багышлап Зөһрә Сәхәбиева зур концерт программасын да башкарды. Ул 2004 нче елның мартында Мәскәүдә булды. Әлбәттә, халык яңадан Бигичевның җырларын тыңларга гына түгел, ә яраткан җырчысы белән очрашырга килде. Бу концерт туп-тулы аншлаг белән узды.
Юбилейлы концерт Казанда 2004 нче елда Салих Сөйдәшев исемендәге колнцерт залында булды. Монда зур экраннан Хәйдәр Бигичев үзе дә җырлады. Бу концертта яшьләр дә катнашты. Һәм бу концет Зөһрә Сәхәбиева тормышында аеруча зур роль уйнады.

Зөһрә Сәхәбиева балачактан ук җырлый башлый. Үзе әйтүенчә, «өч яшь чагымда сәкегә җырлап утырганмын, ә күрше әбиләр сокланып торалар: кара әле көйне ничек моңлы чыгара бу кыз?! Нәрсә җырлаганым хәтердә юк инде хәзер», – ди Зөһрә. «Көй – нәрсә соң ул? – дип уйландым шул чакта.
Зөһрә гаиләсендә төпчек кыз була. Ул биш кызлы зур гаиләдә үсә. Аларның иң кечесе – Мәхтүрә – Зөһрәдән тугыз яшькә олырак була. Мәхтүрә шулай ук җырлый, ул авыл сәхнәсенә еш чыга. Зөһрә апалары турында болай искә ала: «Алар бөтенесе дә моңлылар иде, әмма җырчы юлын берсе дә сайламады. Әни дә мөнәҗәтләрне яратып җырлый иде. Чулпы тавышлары һәм мөнәҗәтләр көйләре – бала-чагымның иң сагышлы мизгелләре» .
Зөһрәнең (өйдәге сәкедән соң) икенче «сәхнә»се – авыл кибете каршы була. Кибетче, җырлатмыйча, итәмле әйбер бирмәгән, һәм Зөһрәгә монда һәрдаими җырларга туры килгән.
Зөһрә Сәхәбиева Сарман районында Салих Тукай авылында туа. Бу авыл үзенең матурлыгы, тылсымлылыгы белән данлы. Җырчы үзе аларның өй каршындагы меңьеллык имән үскәнен моңсуланып хәтерли. «Килүче кешеләр табигатебезнең байлыгы белән сокланалар иде», – ди З. Сәхәбиева.
Әлбәттә, табигатьнең матурлыгы, аның тылсымлылыгын сиземләү җырчының киләчәген билгеләгәндер. Яшьтән үк Зөһрәнең хисләре, күңеле халык аһәңенә тартылып торган.
«Әти-әниләрем дингә бирелгән кешеләр иде, – дип искә төшерә җырчы, – алар мәдрәсәдә белем алганнар, Коръәнне гарәп тлендә укыганнар. Әти тулыснча Бөек Ватан сугышын узды, ә әнием гаҗәп музыкальлеге белән аерылып тора иде. Мине дә ул әтигә хөрмәт булырга тәрбияләде» .
Мәктәпнең унынчы сыйныфын тәмамлап Зөһрә Казанга килә. Аның хыялы – фельдшер булып туган авылына кайту. Ул чакта ул әле җырчы карьерасы турында уйламый да.
Профессиональ сәхнәгә З. Сәхәбиева үзэшчәнлектән килә. Алдан ул Саид-Галеев исемендәге Культура сараена җыр түгәрәгенә йөри. Анда Рәис Сафиуллин җитәкчелегендә үсә башлый. Нәкъ Рәис абый, Зөһрә фикере буенча, аның сәләтен беренче булып күрә башлый. «Синең моңың бар, син һичшиксез җырларга тиешсең», – ди ул.
«Нәкъ шул вакытта Р. Сафиуллин сүзләре ярдәмендә, миндә профессиональ рәвештә җырларга теләк уянды. Минем укыйсы килә башлады. Консерваториягә керү турында мин хыяллана гына ала идем». Әмма беренче тыңлаудан соң, аны укырга чакыралар.
«Минем Музафаровның «Туган як» җырын профессор Воронов һәм профессор Кольцов тыңладылар» , – ди З. Сәхәбиева. Нәкъ шул профессорлар Зөһрәдә халык тавыш булуын билгелиләр.
Ә аннары аны Н. Җиһанов үзе тыңлый, һәм Зөһрәне консерваториягә кабул итәләр. Шулай итеп, җырчының язмышы билгеләнә.
Бер елдан соң Нәҗип Җиһанов «Без синдә алдашмадык», – ди. Һәм аларны Хәйдәр Бигичев белән төп уку группасы алалар. Ул чакта рәсми рәвештә татар музыкасы факультеты да ачыла.
Консерваториядә дә Зөһрәнең «халык тавышы» кала, аннан опера җырчысы ясамыйлар. Аның тавышын профессор Зөләйха Хисматуллина куя.
Хәйдәр Бигичевка кияүгә чыккач, Зөһрә Сәхәбиеваның тормышы үзгәрә. Аның баласы туа, һәм җыр өлкәсендә дә якын тәнкыйтьче, укытучысы барлыкка килә.
«Алдан Хәйдәр һәрчак хаталарымны таба иде. Болай җырлама, тегеләй яхшырак булмасмы?», – дип башлый иде, – хәтерли Зөһрә. Һәм мин ул булмаганда эшләргә тырыша идем. Әмма концертларда мин гадәттә беренче булып чыгыш ясый идем. Хәйдәр миңа: «Синең тавышым миңа илһам бирә…», – дия иде .
Хәйдәр һәрвакыт Зөһрәнең иҗаты зур игътибар бирә, һәм бу шулай ук З. Сәхәбиеваны югары омтылышларга этәрә.
Айрат – аларның уллары шулай ук классик музыкада һәм татар халык җырлары нигезендә тәрбия алып үсә. Бүгенге көндә Айрат финанс-икътисад институты тәмамлап үзенең һөнәре буенча эшли.
Үзенең турында З. Сәхәбиева күп сөйләргә яратмый. Ул күбрәк Хәйдәр һәм үзенең улы турында сөйли. Ә тавышы турында кыска гына «күп эшләргә кирәк», «вокал культурасы»н тәрбияләргә кирәк, дип саный.
«Хәзер бит яшьләр репетицияләрдә дә микрофон белән эш итәләр. Ә минемчә, микрофон монда күбрәк зыян китерә. Аның файдасы юк. Җырчы үзенең вокал культурасын тере рәвештә тәрбияләргә тиеш», – дип саный З. Сәхәбиева.
Бүгенге көндә танылган җырчыбыз договорлар нигезендә эшли. Иҗади эш – иң авыр эш ул. Аның белән тирән эш итү өчен, бөтенесен алдан планнаштырып, оештырып хәл итәргә кирәк. Һәм З. Сәхәбиева кыенлыклардан курыкмый.
Җырчының иҗади планнарында татар халык җырлары альбомын чыгару тора. Зөһрә Сәхәбиева аларны искечә, классик рәвештә, үзе әйтүенчә, «балачагында ишеткәнчә» , җырламакчы була.
Зөһрә Сәхәбиеваның «үзенең» җырлары бар. Ул аларны сиземләп тора. Алар нәкъ аның өчен язылган булып тоелалар. Ул үзе дә интервьюда әйтә: «Мин үз җырымны сизәм. Һәм бик сирәк алдашам. Ә инде татаа халык җырларына килгәндә, алар барысы да минекеләр. Шулай ук башкорт халык җырларын да яратып башкарам» .
Аерым очракларда минем үземнеке булып беткән җырларны башкалар башкара. Мәсәлән, «Җидегән чишмә» җырын бер Мәскәү җырчысы башкарган чакта, миңа бу ошамаган иде. Әмма башка очракларда синең җырыңны аңлап, илһам белән җырласалар, аны синнән дә матуррак һәм аһәңлерәк итеп башкарсалар, монда җанга сөенечләр генә керә.
Бүген Зөһрә Сәхәбиева яңа иҗади ачылышлар алдында тора. Тамашачылар аннан яңа татарча жырлар, татар халык җырларын башкаруын көтеп торалар. Чөнки бу җырчы инде татар халык җырчысы, аның кабатланмас бер тавыш-моңы булып кала.

Кулланылган әдәбият
Сафиуллина Р. Зухра Сахабиева: Мой голос вдохновлял Хайдара // Культура, 18.06.2004., № 126-127.
Кадырова А. Это вам не концерт в сельском клубе // Культура, 12.08.2005

Популярные сообщения из этого блога

65 яшь белән котлаулар

60 яшь белән котлаулар