Татар язучылары әсәрләрендә теләк шәкелләре
КЕРЕШ
Татар язучылары әсәрләрендә теләк шәкелләре.
«Этикет – (француз теленнән etiqette – ярлык, тамга, этикетка) – кешенең үз-үзен тотуда кагыйдәләр җыелмасы. Этикет шул кагыйдәләренең тышкы чагылышларын күздә тота» .
Этика фәнендә этикет мәгънәсендә ике юнәлеш билгеләнә. Беренчесе – кешенең үз-үзен тоту, киенү һ.б., һәм икенчесе – сөйләм этикеты (кешенең сөйләве). Формановская фикере буенча, сөйләм этикеты, беренче чиратта, әңгәмәдәшне хөрмәтләвенә нигезләнә .
Хезмәтнең төп максаты булып татар телендә саубуллашу ситуацияләренә хас булган этикет нормаларын анализлау, аларның башка телләргә карата үзенчәлекләрен билгеләү.
«Сөйләм этикеты – сөйләмдә иң еш очрый торган тәгъбирләрне куллану кагыйдәләре. Бу – сәламләү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, үтенү, киңәш, чакыру, үпкәләү, комплимент, теләк, теләктәшлек һ.б. формалар», – дип яза Ф.С. Сафиуллина. Һәм, әлбәттә, шул «һәм башкалар» дигәненә саубуллашу лексик этикеты дә керә.
Саубуллашу этикеты телгә чит тел буларак өйрәткәндә дә, туган телне өйрәнгәндә дә аеруча әһәмиятле урын алып тора. Бу теманың мөһимлеген ике аспектта тасвирларга мөмкин:
– татар теле ана теле буларак кулланышында;
– татар телен чит тел буларак укытканда.
Мин материалны диахроник планда карадым. Чөнки В. Хаков әйтүенчә, «әдәби телене гадиләштереп, ул халык сөйләменнән генә тора дип күз алдына китерүдә дөрес булмас иде. Анда борынгы язма үзенчәлекләр дә нык саклана һәм алынмалар да киң кулланыла». Бу сүзләр, әлбәттә, саубуллашу лексикасына да карый.
Бүгенге көндә татар теле үзенең куллану даирәсен киңәйтеп бара, әмма этикет проблемаларына әллә ни игътибар бирелми. Моны дәлилләүче күп кенә мисаллар китереп була. Руслашкан (русчадан калькалаштырылган) ягъни гади сөйләмнән (хәтта диалектлардан) кергән формаларны вакытлы матбугатта да, телевидениедә дә очратырга була. Шуңа күрә, саубуллашу этикеты башка этикетка караган очраклар белән бергә каралырга тиешлеге зарури проблема булып тора. Бу мәсьәләгә караган тикшеренүләр әлеге көндә бик тә сирәк очрый.
Икенчедән, татар теле дәүләт теле буларак урта һәм югары уку йортларында чит тел аудиторияләрендә укытыла башлавы белән, татар теле этикеты проблемасы өстәмә бер аспектта каралырга тиеш. Бу проблеманы хәл итүдә, беренчедән, дәреслекләр, ә икенчедән укытучыларның сөйләм культурасы югары булырга тиешлеге ачыклы. Ләкин бүгенге көндә чит аудиториядә татар теле укытучылары шулай ук бу мәсьәләгә караган әсбаплар юклыгын беләләр. Шуңа күрә бу проблема бу аспектта да мөһим булып тора.
Саубуллашу этикеты һәрбер телдә дә аеруча мөһим урын алып тора, чөнки күп кенә дәреслекләр, әсбаплар нәкъ шушы тема белән ачылып китәләр. Бигрәк тә бу коммуникатив методта нигезләнгән дәреслекләргә хас. Әйтик, башлангыч мәктәпләр өчен Хәйдәрова тарафыннан язылган дәреслекләр, яисә Сафиуллина тарафыннан олы рус аудиториясе өчен язылган әсбаплар.
Төп максатка ирешү өчен һәм кайбер теоретик мәсьәләләрне хәл итү өчен без Ф.С. Сафиуллина, Р.С. Абдуллина, Г.Ф. Саттаров, В.Х. Хаков, Н.И. Формановская, Г.М. Шәйхиева һ.б. фикерләренә таяндык. Шулай ук рус теле этикетына карата В.В. Колесов һәм башка тел белгечләре хезмәтләрен кулландык.
Мисалларга килгәндә, чыганаклар итеп безнең тарафтан «Кыйссаи Йосыф»тан башлап хәзерге көндәге авторларга кадәр романнар, хикәяләр һәм шигырьләр кулланылды.
Хезмәтем керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.
Керештә хезмәт төп максаты, актуальлеге, төзелеше һәм теоретик чыганаклары ачыкланган.
Беренче бүлек татар теле этикетының гомуми проблемаларына багышланган. Монда этикет кагыйдәләре тарихта ничек үзгәргәне билгеләнә. Бүлекнең икенче параграфында этикет мәсьәләләре татар телен укыту тарихында үзгәрешләре күзәтелә.
Икенче бүлек – хезмәтнең төп бүлеге булып тора – саубуллашу ситуациясендәге үзенчәлекләр анализлана. Бүлек өч параграфтан тора: беренчесе – саубуллашу ситуацияләренә багышланган хәзерге чор әдәбияты анализлана, икенчесе – шул ук саубуллашу этикеты ХХ йөз башы әдәбияты мисалларына нигезләнгән, һәм өченчесендә саубуллашу ситуацияләрендә Урта гасыр һәм Яңа дәвер әдәби мисаллары каралды.
Йомгаклауда хезмәт буенча төп нәтиҗәләр һәм тәкъдим китерелгән.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. САУБУЛЛАШУ СИТУАЦИЯЛӘРЕНДӘ ТАТАР СӨЙЛӘМ ЭТИКЕТЫ. ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЭТИКЕТ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ. ТАРИХИ КҮЗӘТҮ
Тел этикеты – тарихи күренеш. Шуңа күрә һәрбер чорда бу мәсьәләгә караган проблемалар үзенчәлекле.
Ләкин татар теленә күз салганда, бүгенге тел этикеты проблемалары тел үсеше мәсьәләләренә килеп тоташуы күренеп тора.
Бүгенге көндә сөйләм культурасына караган хезмәтләрдә татар халкы этикетына хас булган күренешләрне кайтару проблемасы киң карала. Мәсәлән, Р.С. Абдуллина хезмәтендә эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләре турында болай язылган: «Шулай да, исем-отчествосын онытканда, таныш кешегә хөрмәт белән мөрәҗәгать итү сүзләре коткара ала. Ләкин андый сүзләребез күп булса да, хәзерге телебездә бик аз күренә. Таныш-белешләргә, күз күргәннәргә, сөйләшеп киткән кешеләргә олылап эндәшү сүзләре ничәү калды икән?» , – ди. Әлбәттә, бу сүзләрне без шулай ук саубуллашу өлкәсе турында да әйтә алабыз.
Саубуллашуга багышланган лексика күләме татар теле тарихында берничек үзенчәлекле, һәм моның билгеле сәбәпләре бар. Беренчедән, татар мәдәният тарихы төрле табуларга бай. Туганнар арасында гына түгел, танышмаган кешеләр арасында да исемнәргә аерым табу булуы мөмкин. Моның турында Г.Ф. Саттаров та, Р.С. Абдуллина да язалар: «Мәҗүси бабаларыбыз танышларга, якыннарга, бигрәк тә туган-тумачаларга исемнәре белән эндәшмәгәннәр. Якын туганнарның исемен әйтү тыелган булган, ягъни кеше исеменә табу салынган чаклар булган. Туганнарга исем белән эндәшмичә, туганлык атамасы (бу очракта – эвфемизм) белән генә эндәшә торган булганнар» .
Ислам дине исә кешегә исем белән мөрәҗәгать итәргә куша. Бу күренешне Г.Ф. Саттаров да дәлилли. Бу хәл шулай ук саубуллашу этикетына үз йогынтысын ясый. Һәм без берничек тә ислам динен этикет сүзләренең юкка чыгуында гаепли алмыйыз. «Димәк, хөрмәтләп әйтү сүзләребез югалганга, ислам дине түгел, сәбәбе – телебезгә мөнәсәбәтебезнең үзгәрүендә, дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Тел – иҗтимагый күренеш буларак, югарыда әйтелгән күренешләрнең югала баруын аңлатучы икенче бер тарихи сәбәбе булырга тиеш», – дип яза Р.С. Абдуллина.
Буржуаз мөнәсәбәтләр киңәеп үсә башлагач, XIX гасырның икенче яртысында рус һәм европа телләре тәэсире арткач, татар теле этикетында зур үзгәрешләр башлана. Шул чакта олылап әйтү өчен Сез эндәшү сүзе дә барлыкка килә.
Ләкин төп үзгәрешләр соңрак була, дип саный Р.С. Абдуллина. Аның фикере буенча, татар теле этикетына иң зур йогынты ХХ гасыр башында килә. Иң киң үзгәрешләр Октябрь борылышы белән бетә. Р.С. Абдуллина бу чорны «иптәшләнү» чоры дип атый. Чөнки бөтен хөрмәтләп мөрәҗәгать итүче сүзләр урынына иптәш сүзе кулланыла башлый. «Әлбәттә, туганлык атамаларының кимүенә, югалуына татар-төркиләрдә ислам тәэсире белән, исемнәр белән эндәшүне тыю-юкка чыгу, кешегә исем, соңрак исә, рус-Европа культурасы йогынтысында, исем-отчество белән эндәшү традициясе юл алу да сәбәп булып торгандыр. Тагын бер сәбәбе – «иптәшләнү» булырга тиеш. <...> «Пролетарийларның берләшүе», иҗтимагый, сыйнфый мөнәсәбәтләрнең үзгәрә баруы шәхескә мөрәҗәгать сүзләренең үсеш-үзгәрешләрендә дә чагылыш тапмыйча калмаган. <...> Шәһәрдә яшәүче кайбер татар гаиләләрендә абый-апаларына исемнәре белән генә эндәшәләр. Ир-хатын бер-берсенә исемнәре белән эндәшү дә таралыш алды» .
Сөйләм этикеты татар телен укыту тарихында
Татар телен укыту тарихында беренче дәреслекләр дип И. Хәлфин, И. Гиганов әсбаплары табылган. Бу кулланмаларда, әлбәттә, татар теленең этикетына игътибар бирелгән. Ләкин төгәл бу проблемага карата материаллар булмаган әле.
Безнең темага караган беренче әсбаплардан Габдүш Әхтәм улы Ваһапов дәреслеген әтеп китәргә кирәктер. Ваһапов үзөйрәткечендә (1864 нче елда нәшер ителгән) материал сүзлектән соң тематик принцип буенча бүленгән. Монда 14 тема сөйләшүләре бар, һәм алар бөтенесе дә көндәлек тормышта кулланыла торган җөмләләрдән тора. Ф.С. Сафиуллина әйтеп киткәнчә, «14 темага караган сөйләшүләр арасында «Расспрашивание», «Посещение», «Одеваться», «Чайничанье», «Погода», «Писание писем», «Болезнь», «Приторговливаться» кебек бүлекчәләр бар. <...> «Сүзлек» белән «Сөйләшү» өлеше үзөйрәткечтә тыгыз бәйләнгән. Диалоглар көндәлек аралашуда кулланыла алырлык итеп төзелгәннәр. Мәсәлән, «Сорашдуру» бүлегендә таныш кешеләр сөйләшүе чагыла. Монда сөйләмләү дә, әңгәмәдәшенең, аның туганнарының сәламәтлеген сорашу, хушлашу гыйбарәләре бар. Фразалар гади, җиңел, табигый, һәм аларда шул заманның милли колориты да чагылыш тапкан. Мондагы нәзәкатьлелек, бәлки, хәзер безнең тормышыбызга кире дә кайтмас. Ләкин бу бик матур, зыялы аралашуны чагылдыра, – дип яза Ф.С. Сафиуллина һәм мисаллар белән дәвам итә, – Хошъ кильдуннызъ, утрыныз (сделайте милость, садитесь). Гаибъ итмәннызъ, афандимъ (извините, сударь). Мяйлунызъ падишагъ (как вам угодно)» .
Унтугызынчы гасырда саубуллашу этикеты, күргәнебезчә, аеруча сокландырып тора.
ХХ гасырда Октябрь борылышы һәм аның нәтиҗәләре нигезендә 1921 нче елда татар теле беренче тапкыр рәсми рәвештә дәүләт теле булып игълан ителә һәм бу карарны тормышка ашыруда киң күләмдә төрле чаралар күрелә башлый.
Ләкин шул ук Ф.С. Сафиуллина З.Н. Кириллова хезмәтенә таянып, бу чордагы үзгәрешләр турында түбәндәгечә яза: «1920 нче елдан башлап чыккан дәреслекләрне язуда бер коллектив оештырыла (Г. Ибраһимов, М. Корбангалиев, Ф. Фәйзи, Г. Шәрәф, Х. Бәдигый, Г. Сәйфуллин). Бу коллектив, булган дәреслекләр белән исәпләшмичә, бөтенләй яңа дәреслекләр төзү һәм моның өчен коммунистик хезмәт принцибын алу, милли һәм дини тенденцияләрне булдырмау юнәлешендә эшләргә тиеш була» .
Бу борылышлар татар сөйләм теленә үзенең йогынтысын ясаган булган кирәк. Әлбәттә, күп кенә саубуллашу өлкәсенә караган лексик берәмлекләр нәкъ шул вакытта кулланыштан чыгып, һәм алар урыннарына башка сүзләр килгәне билгеле. Мәсәлән, әфәнде урынына иптәш кебекләр.
Бу күренешне хәзерге көндә, әлбәттә, тәнкыйтьләп чыгалар. Һәм еш кына югалып калган лексик катламы кайтарылу тенденциясе көчләнеп бара.
20-30 нчы елларда татар телендә тагын көчле үзгәрешләр билгеләнә. Бу күренеш татарча дәреслекләрдә, югары уку йортларында урын алган меңнәрчә терминнар барлыкка килүе белән бәйле. «Татар теле фән теленә, мәктәп теленә, югары уку йорты теленә әйләнсен өчен, шактый зур фәнни җирлек барлыкка килә» .
Бу дәвер татар теленең алфавиты тиз алмашынуы белән дә аерылып тора. Бу күренеш шулай ук татар сөйләм теле этикетына үзенең йогынтысын ясый. Бу хәл күбрәк орфоэпик кагыйдәләргә карый.
50-80 нче елларда татар теле проблемаларын өйрәнүенә карата аерым үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, Ф.С. Сафиуллина бу чорның түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләп үтә: «1) сугыш һәм сугыштан соң еллардагы тормыш авырлыгы; 2) шәхес культы идарәчелегенең милли проблемаларга бәйле мәсьәләләрне иреккә куймау; 3) галимнәрнең татар теленең башка проблемаларына караган эшләре күп булу һ.б.» .
Бу елларда күп кенә лексик берәмлекләр татар теленнән алынмалар һәм калькалар белән этерелеп чыгалар. Бу сүзләр арасында саубуллашу этикетына караган берәмлекләр дә очрыйдыр.
Соңгы ун ел эчендә бу төшеп калган сүзләрне кайтару һәм татар әдәби теленә кертү әһамиятле проблема буларак карала. Мәсәлән, Газизова Ф.М. бу эшне аеруча мөһим дип саный: «60-70 нче еллар дәвамында телебездән дистә-йөзләрчә сүзләребез сызып ташланды, ят, чит сүзләр белән алыштырылды. Хәзер ул сүз-әйтемнәрне дә сайлап яңадан сөйләмебезгә, актив кулланышка кайтарырга кирәк. Аларны әдәби китаплардан, һәр төрле сүзлекләрдән, фәнни хезмәтләрдән һәм башка чыганаклардан эзләргә, актарынырга кирәк. Милли сөйләмә телгә игътибарлы булырга, телнең бай катламнарын төрле яссылыкта өйрәнеп, телне кытыршыландыра, чүпли торган чит элементларга каршы торырлык, алыштырырлык берәмлекләрне, гыйбарәләрне табарга кирәк» .
80 нче еллардагы үзгәртеп кору процессы татар теле үсешендә аеруча мөһим дәверләренең берсе булып тора. Бу вакытта татарча белмәгән татарларның телгә кызыксынулары арту, рус мәктәпләрендә татар телен укыту кебек күренешләр белән аерылып тора.
2. ХӘЗЕРГЕ ЧОРДАГЫ ТАТАР ТЕЛЕ ЭТИКЕТЫНЫҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Татар теле сөйләм этикеты аеруча киң рәвештә дәреслекләрендә каралырга тиешле. Татар сөйләм этикеты турында киң мәгълүмат бирүче булып Ф.С. Сафиуллина һәм башкалар дәреслегендә бирелгән. Бу – «Интенсивный курс татарского языка».
Беренче үк биттә авторлар тарафыннан рус теленә хас булмаган этикет формалары билгеләнеп китә: «Этикетные формы обращения у татар таковы: Ханым – ханум (к замужней женщине); туташ – барышня; әфәнде – господин» . Дәрес эчендә башка сөйләм этикетына кагылышлы материал юк, ләкин дәреслекнең ахырында кушымта итеп бу темага карата аерым параграф китерелгән: «Татарский речевой этикет».
Мәсәлән: «Здороваются татары за руку, пожимая обе руки. Подавать только одну руку старикам считается неуважением» ; или: «Приветствовать собеседника можно и кивком головы (вперед и вниз), приподниманием головного убора, поднятием руки» .
Монда ук Ф.С. Сафиуллина саубуллашу этикетын да китерә: «Общение проходит в форме диалога, где большую роль играют вопросы неинформативного характера, для того, чтобы завязать разговор, частицы для поддержания и продолжения разговора, модальные слова. При прощании татары произносят хуш – хушыгыз (прощай – прощайте), сау бул – сау булыгыз (буквально: будь здоровым – будьте здоровыми), исән бул – исән булыгыз (буквально: будь живым – будьте живыми). Более просторечными являются хуш иттек (попрощались), исәнлектә (буквально: будучи здоровым). При прощании на ограниченный период стали употребляться калькированные с русского языка выражения кичкә кадәр (до вечера), иртәгәгә кадәр (до завтра), хәзергә (пока). Сопутствующими пожеланиями являются тыныч йокы (спокойной ночи), хәерле төн (доброй ночи), онытып бетермәгез (незабывайте), килегез (приходите), кергәләгез (захаживайте), шалтыратыгыз (звоните), әниеңнәргә сәлам (әйт) (передай привет матери), тагын килегез (еще приходите).
При отъезде собеседника употребляются пожелания доброго пути: хәерле сәгатьтә (в добрыйчас), изге сәгатьтә (в добрый час), хәерле юл (доброго пути), хәерле сәфәр булсын (пусть будет добрым путешествие), юлың (юлыгыз) уң булсын (пусть дорога будет удачной), ак юл сезгә (буквально: белого пути вам). При уходе или отъезде нежелательного собеседника имеется пожелание – юлыңа ак җәймә (скатертью дорожка). Прощание сопровождают жесты: помахивание приподнятой рукой или вперед или слегка в разные стороны» .
Шул ук вакытта дәреслек авторлары тарафыннан татар этикетына хас дип син формасын саныйлар: «К близким знакомым, родным обращение – всегда на «ты» .
Ф.С. Сафиуллина башка хезмәтендә син белән Сез куллану үзенчәлегенә түбәндәге мисал китерә: «Сөйләм этикеты формулалары буенча кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр билгеләнә. Бер мисал китерик. Һәрвакыт син дип сөйләшкән танышымның аерым очракларда (миңа үпкәләсә, ераграк, читтәрәк торасы килгәндә) Сезгә күчеп сөйли торган гадәте бар иде» .
Бу мисал син белән Сезнең араларындагы нечкә мәгънә һәм стилистик төсмерен билгели. Бу күренеш татар телендә генә түгел, рус телендә дә ачык сизелеп тора. Мәсәлән, танылган тел культурасы белгече В.В. Колесов яза: «Однако унизительность подобного ты в одних разговорах удивительным образом оборачивалась знаком уважительного отношения и доверия со стороны других лиц. <...> Барственное тыканье оскорбительно, лиричное ты – приятно; местоимение ли повинно в том, что так получилось? Культура русского слова – в поведении говорящего, тут важно учитывать, какая эмоция вложена в то или иное слово» . Бу цитата татар теле этикетына да туры килеп тора.
Икенчедән, туган һәм якын булган кешеләргә эндәшү сүз катламы шулай ук башка телләрдән аерылып тора. Шуңа күрә анализлаган дәреслектә бу күренешкә игътибар бирелгән: «Своеобразием для татарской речи является обращение к родственникам с использованием родства: апа, абый, апам, сеңлем, җизни, балдыз. Раньше гораздо чаще использовались такие обращения к близким родственникам, как чибәр апа, алма апа, шикәр апа, бәләкәй абый, ерак әби и другие» .
Бу лексик катламы турыдан-туры саубуллашу этикетына карамаса да, татар этикетының үзенчәлеген билгели.
Өченче үзенчәлек итеп, чит кешеләргә рәсми стильдә мөрәҗәгать итү. Монда татар телендә абый, апа, абыстай, ага кебек ыруг терминнар кушылу хас. «Своеобразием также является и то, что к посторонним, а также к близким обращаются по форме «имя + родовой термин»: Камил абый, Алсу апа, Мәрфуга абыстай, Гафур энем и т.д.» .
Соңгы елларда кайтарылган формалар куллануга кайтк мәгълүм. Бу күренеш шулай ук дәреслектә чагылыш тапкан. «В настоящее время все большее распространение получает обращение в форме Галия ханым, Мансур әфәнде, Фәридә туташ и др.» .
Күргәнебезчә, татар теле сөйләм этикетына бу дәреслектә зур игътибар бирелгән.
Бу китаптагы мәгьлүматларыннан тыш, татар теле этикетына карата аерым мәкаләләр хәйран күп. Монда И. Низамов, Р. Абдуллина, Г. Шәйхиева, Г. Саттаровның төрле журналларда дөнья күргән хезмәтләренә туктап китәргә була.
Бүгенге чорда татар сөйләм этикетын торгызу проблемасы аеруча мөһим. Чөнки сөйләм культурасы нәкъ шул этикетта барлыкка килгән штампларга нигезләнүдән башлана. Ә көнкурештә бу мәсьәләгә ихтирам азая бара.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. САУБУЛЛАШУ СИТУАЦИЯЛӘР ЭТИКЕТЫ
Телнең этикеты, аны дөрес куллану, этикетның «язылмаган кагыйдәләр»ен куллана белү – телне укытканда аеруча бер мөһим мәсьәлә булып тора. Шуңа күрә укытучы алдында бу проблема аеруча зур булып тора. Ф.С. Сафиуллина әйтүенчә, «укытучы сөйләм этикетына караган хаталарны алдан кисәтеп, булдырмау чаралары күрергә тиеш. Авыр очракларны алдан күреп, алар белән эшләүгә игътибар итәргә кирәк. Этикетка караган иң мөһим һәм еш кулланыла торган формаларны сайлап алырга һәм сөйләмгә кертергә кирәк. Башта стилистик нейтраль тәгъбирләр кертелергә тиеш. Телне күбрәк өйрәнгән саен, синонимик формулаларны да әйтергә, өйрәтергә кирәк һәм алар диалогларга кертелә барырга тиеш. Бу юнәлештә эшләү әзерлек күнегүләрендә дә, иҗади күнегүләрдә дә дәвам итә» .
Этикет формалары сөйләмдә төзелмиләр, телдә һәрбер ситуация өчен әзер тәгъбирләр була. Тотрыклы икәнен күрсәтеп, аларны сәм этикеты формалары дип атыйлар. Аралашканда, сөйләүче әзер тәгъбирләр арасыннан кирәклесен сайлап ала.
Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, кирәкле форманы сайлап алганда, түбәндәгеләр искә алына: «1) аралашу ситуациянең рәсми булу-булмавы; 2) аралашуның интонация төсмере: нейтраль, югарырак, түбәнрәк һ.б.; 3) әңгәмәдәш белән мөнәсәбәтнең характеры. Әңгәмәдәш таныш булу-булмау бик әһәмиятле. Шуңа карап дусларча, җылы, интим мөнәсәбәтләр яисә салкын, әдәпле, рәсми мөнәсәбәтләр урнаша. Кешенең яше, иҗтимагый статусы, белем дәрәҗәсе һ.б. факторлар да гаять әһәмиятле» .
1. ХӘЗЕРГЕ ЧОР ӘДӘБИЯТЫНДА САУБУЛЛАШУ ЭТИКЕТЫ
Саубуллашу этикеты һәрбер телдә үзенчәлекле. Этикет тарихи һәм мәдәни күренеш буларак, шул халыкның үзенчәлекләрен үзенә туплый.
Бу яктан, беренчедән, саубуллашу лексикасының төрле телләрдә чыгышы ягыннан анализлау кызыклы.
Бүгенге әдәбиятыбызда саубуллашу ситуацияләренә килгәндә, аның бөтен стильләр дә чагылыш тапканын әйтеп китәргә кирәк.
Әмма иң киң таралганы нейтраль стильгә караган лексика кулланыла.
Мәсәлән, М. Мостафинның хикәясендә: «Кап-кара күзләрендә шелтә чагылдырып, Ногманга текәлде: – Мәгез әйберләрегезне. Бигрәк каты әйтәсез икән. Алай таралып йөрергә ярамый. Әле яхшы арба төбе тишек булмаган. Хушыгыз» . Яки: «Хуш, Миңнурый, сау булыгыз, туган җирләрем! – дип сөнгы мәртәбә кычкыра Газинур» .
Еш кына саубуллашу ситуациясендә теләкләр кулланыла. Татар сөйләм этикетында бу аеруча кешенең яшенә карый. Шулай: «Ярый әле, син очрадың... Аягың, кулың сызлаусыз булсын, – диде карчык, миңа рәхмәт укып. – Машина гына очрасын инде...
– Сау бул, әби, – дидем мин, китапны кире алып. – Син дә сау бул, Мәҗит, батыр булып үс!» (Фәттах Н. «Әттә!») .
Ягъни: «– Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз» (Сабитов Г. «Өч күңел») .
Татар сөйләм этикетына юлга китүчегә фатиха бирү хас. Мәсәлән: «– Ярар, улым, бар, вакытыңны уздырма. Рәхәт яшә, бәхет юлдашың булсын. Миннән фатиха!» (Сабитов Г. «Өч күңел») .
Саубуллашканда кайбер очракларда тагын кул бирәләр. Бу күренеш шулай ук матур әдәбияттта чагылган. Әйтик: «Икесе дә бер-берсенә карашып сүзсез калдылар:
– Ярый, Азат, мин китим инде. Сау бул!
Искәндәрнең олыларга биргәндәй сузган учына малайчык кулыр теләр-теләмәс кенә ятты.
– Сау бул, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
– Хуш! Киттем...» (Латыйфи Ф. «Аяклы каза») .
Кайчак саубуллашу ситуацияләрен тасвирлаганда, язучылар «хуш», «сау бул» кебек сүзләрне кулланмыйлар. Һәм бу кайбер очракларда укучыга тагын да көчлерәк тәэсир итү өчен кулланыла. Мәсәлән: «Берничә секунд дәвамында ул нәкъ йөрәге турында әнисенең җылы сулышын тоя, аның хәлсез тавыш белән пышылдап күкрәге эченә әйткәндәй: «Улым, улым!» – диюен ишетеп кала, ләкин поезд тавышыннан башка сүзләрен аера алмый... Ниһаять, ул, әнисеннән сак кына аерылып, ераклашып барган вагон артыннан йөгерә» .
Ягъни: «Үзе янгын машинасы кебек кып-кызыл булды:
– Ярар, чарасын күрербез, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез, – ди» (Садриев Ф. Ак эт бәласе – кара эткә») .
Саубуллашу лексикасы этләргә, башка хайваннарга, хәтта җиргә, авылга карата да кулланыла. Әлбәттә, бу очракта ул сөйләм стиленә якынлаша. Мәсәлән: «Ә менә мин исән әле... Хуҗаларым яңа фатирга күченделәр дә, мине алырга теләмәделәр. ¡әя, хуш, җегет!
– Хуш, дускай!
Эт үз юлыбелән, кеше үз юлы белән китеп барды» (Батулла «Кияү») .
Яки: «Хуш, Миңнурый, сау булыгыз, туган җирләрем! – дип сөнгы мәртәбә кычкыра Газинур» .
Саубуллашу лексикасы шулай ук геройның эчке дөньясын тасвирлаганда да кулланылырга мөмкин. Бу очракта ул тормышның фаҗигасен белдерә, сагыну хисләрен ачыклый. Мәсәлән: «Көмештәй ан-ак чәчле Фауст тарафынна әйтелгән бу сүзләр кайчандыр Мусага яшәү программасы булып яңгыраган иде. «¡ан дусларым!.. – дип йөрәге елый иде аның. – Бәхил булыгыз...» .
Саубуллашуның фаҗигалеге кайчак гади сүзләр ярдәмендә генә дә тасвирлана ала. Әйтик: «Илнур Гөлзадәнең иреннәреннән, күзләреннән шаша-шаша үпте дә: «Мин тиздән кайтырмын, көт! – диде.
Кабалана-кабалана сугышка китеп тә барды» (Гыйззәтуллин Р. «Багу») .
Яисә: «Озатканда барыбыз да, моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде дип, аңа һәртөрле үңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ният белән кайтып китте шикелле. Озаткан чакта ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яман ат белән искә алмагыз!» – дип китте. Моны инде чынлап та бәхилләшү дип аңларга кирәк иде» .
Башка очракларда саубуллашу лексика стильгә югарылык һәм тантаналык бирә. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Мәк чәчәге» хикәясендә: «– Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа... Сез кичерегез мине... Бу тик вакытлы гына... Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка таба барасыз!» (Еники Ә. «Мәк чәчәге») .
Ягъни: «Ә без калабыз! Ата-аналар, туганнар, иптәшләр, якын дуслар кала! Сөйгән халык кала. Туган ил кала! Туган илнең күкрәп торган урманнары, шаулап аккан елгалары, яңгырап торган таулары, киң тугайлары кала! Без төзегән яшәп туймаслык матур тормыш кала» (Кәрим Ф. «Разведчик язмалары», 29 б.).
Матур әдәбиятта бу ситуациягә караган мисаллар хәйран еш очрый, ләкин гадәттә алар рәсми стиленә якынлашалар һәм официаль ситуацияләрдә очрыйлар.
Еш кына әсәрләрдә официаль ситуацияләрне тасвирлаганда күбрәк рәсми стильгә хас булган мисаллар китерергә мөмкин.
Саубуллашу этикеты тарихи романнарда да еш очрый. Монда саубуллашу лексикасы гына түгел, хәтта гадәтләрне дә күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, Нурихан Фаттахның «Сызгыра торган уклар» романында мондый юллар бар: «– Мин бикә... Олуг түти бәк, Салчак алынка сиздермичә генә, хәзер үк...
Менә төн уртасында юлга чыгармын, – диде ул.
– Мин, әни, теге алып ирне таза-сау килеш синең яныңа алып кайтырмын! – диде Адай.
– Мин, әни, яудан җиңеп, бик күп байлык төяп кайтырмын! – диде Албуга.
– Ак юл сезгә, балаларым! – диде ана, ике як күкрәгенә каплаган ике улының аркаларыннан сөеп» .
Хәзерге чорда иң заманага караганнардан – рус теленнән калькалар санарга мөмкин. Еш кына рус калькалары татар этикетына тулысынча ятып бетмиләр.
2. ХХ ЙӨЗ БАШЫ ӘДӘБИЯТЫНДА САУБУЛЛАШУ ЭТИКЕТЫ
ХХ йөз башы әдәбиятындагы Тукай, Дәрдемәнд, М. Фәйзи кебек әдипләрне карап үттек. Шулай ук бу бүлеккә без шулай ук Ш. Камалны да алдык.
Еш кына бу чордагы хикәяләрдә гади сөйләм стиленә якынлашкан мисаллар да очратырга мөмкин. Мәсәлән: «– Хуш... Акчаның бер өлешен Әүсәмгә бирәмен дидең» (Дәрдемәнд «Сукачы белән падишаһ») .
Тагын бер мисал: «Бостан, башындагы бүреген төзәтеп кигәннән соң: – Ярый инде, сау булыгыз, – дип, ишегалдына чыгып китте» (Садри ¡. «Юләр») .
Сүгеп озату мисаллары да еш кына очрый. Әйтик: «– Киткән җиреңнән әйләнеп кайтмасаң иде! Аягың, кулың корыса иде! Алла биреп сугыш чыксын иде дә, сугышта чәнчелеп үлсен иде!.. – дия-дия, озатып калды» (Солтан Р. «Каргыш») .
Бу чордагы шигърияттә шулай ук саубуллашу лексикасы киң кулланыла. Монда Дәрдемәнд юлларын китереп була. Әйтик: «Яулык болгап
Сылтаган
Незкәй билем, исән бул!» .
Ягъни: «Бу көндә Сак белән Соклар кебек без...
Сәламләр әйт, сәлам ул нечкә билгә!» .
Дәрдемәндтә генә түгел, шулай ук С. Рәмиев һәм Г. Тукай иҗатларында да сауббуллашу этикетына, лексикасына караган юллар шактый. Ешрак алар шигырьгә лирик хис кертәләр, сирәгрәк, киресенчә, дәрт өстиләр. Мисаллар: С. Рәмиевтән: «Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын» .
Г. Тукайдан: «Без китәбез, сез каласыз, – дип җырлармын,
¡әсадемне туфрак берлә күмгәндә дә» .
Лирик хисләр өстәр өчен саубуллашу лексикасы бу чордагы драматургиядә дә кулланылган. Мәсәлән М. Фәйзинең «Галиябану»сында мондый юллар бар: «Хәлил: (кулын сузып) Хуш, җаным. Мин тыныч күңел белән китәм!
Галиябану: (күрешеп) Юлыңа ак җәймә!» .
Ягъни: «Хәлил: Хуш, иптәш, мәңгегә.
Галиябану: Хуш, җаным, Галиябануыңа кавышу шатлыгы урынына синең өстендә елап утырырга туры килә инде. Хәлил! ... Менә шушы женазан өстендә исемеңә мәнгелек бүләк итеп багышлыйм:
Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде» .
Саубуллашу этикеты әсәрләрдә шатлыкны да сурәтләргә ярдәм итә алалар. Мәсәлән, Г. Исхакыйның иҗатындагы мисал: «Атка утыргач та хәзрәтнең: «Хуш, Сәгыйдә!» – диюенә тагы да шул шатлыклы, көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт, хуш, сау бул, сәламәт бул!» – диде.
Атлар күтәрелеп кыңгыраулар шалтырап, түбән очка төшеп киткәч тә, аның йөзенә, төсенә кайгылык, кәефсезлек чыкмады» .
Бу чордагы әдәбиятта сөйләм этикетына яңа әйтемнәр дә керә. Утызынчы елларда кулланышка саубулашу ситуацияләрендә рус теленнән калькалар, һәм «хәерле кичләр», «тыныч йокылар» кебек сүзтезмәләр керә. Мәсәлән, Ш. Камалның «Уяну» әсәрендә: «Караңгылыктан, әллә кайлардан килеп, эре яңгыр тамчылары бер-бер артлы дөбердәп тәрәзәгә кадала иделәр.
– Ярый, хәерле кичләр! – диде городовой.
Муса эндәшмәде» .
Бу чордагы әдәбиятка саубуллашу лексикасының киңәеп һәм гади сөйләмгә якыглашуы хас. Хәтта шигьрияттә дә Г. Тукай, Һ. Такташ кебек әдипләрнең иҗатларында саубуллашу гади формада сурәтләнә. Г. Тукайның «Шүрәле»сен мисал итеп китереп була: «Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым «Былтыр» минем» (Тукай Г. «Шүрәле») .
3. XIX ЙӨЗГӘ КАДӘРНЕ ӘДӘБИЯТТА САУБУЛЛАШУ ЭТИКЕТЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбиятында саубуллашу этикеты үзенчәлекле. Бу чорлардагы этикет югары стильгә караган. Мәсәлән, 19 нчы гасырның Ә. Уразаевның «Къыссаи Таһир илә Зәһрә» әсәрендә саубуллашу этикеты югары стильдә башкарылган: «Инде хуш, сау булыңыз, әман исән булыңыз
¡ан гашкың Таһиргә дога кылыб торыңыз» .
Бу мисалда бу чордагы этикетының тагын бер үзенчәлеген күреп була. Саубуллашу лексикасына дини сүзләр кушылуы. Борынгы татар шигърияте өчен бу гадәти күренеш.
Мәсәлән, Г. Чокрый иҗатында шундый мисал бар:
«Телгә алыб, дагый булса, – сүз тәмам:
Без догага мохтаҗ улдык. Вәссәлам» .
14 нче гасырның танылган шагыйре Сәйф Сараи дини сүзләр кушмый. Әмма аның саубуллашуы бизәкле рәвештә башкарыла. Мәсәлән: «Мәңа йахшы, – диде, – йар бергә үлмәк,
Нә ләзем гъәне белән дөнйида калмак?»
Бу сүзне әйтте, тигъ орды үзең...» .
Хәтта саубуллашу этикет сүзләрен Кол Галиның «Къисааи Йосыф» әсәрендә дә табып була. Ләкин Кол Гали турыдан-туры геройларын саубуллаштырмый. Алар ямьле сүзләр әйтеп, «сау бул», «хуш» кебек сүзләрсез саубуллашалар. Әйтик, Йосыф киткәндә, аңа болай диләр:
«Йа Йосыф, кәләчең хуш, үзең гъәрлү,
Һич кемсә күрмеш дәгул сән дидарсыз,
Адәмидән күрмәдим сәндәк нурлу
Аналардан сәнең кети дугмау имди...» .
Бу әсәрдә саубуллашу лексикасы юк диярлек булса да, ләкин саубуллашу этикетына караган гадәтләр күзәтергә була. Мәсәлән, Йосыф гарәбигә юлга ядкяр бүлән итә:
«Йосыф юлга озатып ул гарәбине,
Куеннынан чыгарды бер беләзекне,
Йосыф аны гарәбигә бүләк итте:
«Бу беләзек миннән ядкяр булсын инде!» .
Дини сүзләр белән саубуллашу бигрәк тә 19 нчы гасырның башында еш очрый. Г. Кандалый, Г. Утыз-Имәни иҗатларында алар аеруча күп. Бу – шәрык шигъриятенең йогынтысы сәбәбе булса кирәк. Әйтик, шул чордагы И. Бәет шагыйренең мондый юллары бар:
«Бән фәкъирнең сүзе бетмәс,
Кәгъәз илә кара йитмәс!
Йөрәгемдин кайгы китмәс –
Рәхим кыйл, йа рәсулуллаһ!» .
Бу чорга керткән Каюм Насыйри иҗаты аерылып тора. Ул хәзерге әдәби телгән якынлаша. Ләкин саубуллашу этикетының югары стиле аның сакланып килә. Бу К. Насыйриның танылган «Әбугалисина» әсәрендә ачык күзәтелә. Мәсәлән: «Әбугалисина туганы Әбелхарис белән бергәләп, гыйлем өстәп, алар туган илләреннән еракларга китәргә уйлыйлар. Ата-аналарыннан түбәнчелек белән рөхсәт сорыйлар:
– Кадерле атабыз, сөекле анабыз, – диделәр, – безнең юллар йөреп, илләр күреп, төрле җирләрдә булып, гыйлем аласыбыз, бу дөньяның серләренә төшенәсебез килә. Безгә рөхсәт бирегез, изге теләктә була күрегез...
Ата белән ана балаларыннан аерылу бик кыен булса да, аларның яхшы теләкләренә каршы килмәделәр:
– Бездән рөхсәт, теләгән җирләрегезгә барыгыз, дөнья күрегез, белем алыгыз, шул белемнәрегез белән халыкка файдалы кешеләр булыгыз, – диделәр.
Ике туган юлга чыктылар. Ата белән ана аларга уңышлар теләп, озатып калдылар» .
Ә Әбугалисина җәлладлар кулына эләккән очракта, ул гомере белән саубуллашып җыр да җырлый:
«Сезгә сүзем шул, җәлладлар:
Башым тизрәк чабыгыз!
Аксын каным гонаһсызга,
Тынычлансын җаныгыз.
Якын дустым, таянычым,
¡ир йөзендә бар микән?
Хаклык сөйгән кешеләргә
Дөнья нигә тар икән?» .
Күргәнебезчә, 19 нчы гасырга кадәр саубуллашу сөйләм этикетының ике асыл үзенчәлеген билгеләп була:
1. Ул югары шигъри стильдә башкарылган, һәм еш кына анда «сау бул», «хуш», «исән бул» һ.б. сүзләре сирәк кулланылган.
2. Саубуллашу этикетына дини сүзләр кушылуы хас. Алар стильне тагын тантаналы итәләр.
ЙОМГАКЛАУ
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр милли яктан шактый үзенчәлекле һәм алар тел вәкилләренең сөйләм этикетында чагылыш табалар.
«Иҗтимагый-тарихи үсеш дәвамында һәр халык кешеләреең җәмгыятьтә үз-үзен тотуның төрле очраклары өчен билгеле бер кагыйдәләрен барлыкка китергән. Сөйләүче, аны аңлауларын һәм тыңлауларын теләгәндә, әдәпле булырга, әңгәмәдәшкә үзенең яхшы мөнәсәбәте турында, аның яшь үзенчәлекләренә, иҗтимагый дәрәҗәсенә бәйле матур сигналлар җибәреп торырга тиеш. Аралашу нәтиҗәле булсын өчен, сөйләм этикетының нормалары сакланырга тиеш» , – дип яза Ф.С. Сафиуллина.
Безнең тарафтан саубуллашу лексикасы диахроник рәвештә анализланды. Беренчедән, саубуллашу ситуацияләрендәге сөйләм этикеты бүгенге әдәбиятта күзәтелде. Бу өлкәдә рәсми-официаль лексикасы киң куллану һәм рус һәм инглиз телләре этикеты йогынтысы сизелеп тора. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, җәмгыятебездәге булган сәяси-иҗтимагый һәм технологик үзгәрешләр нигезендә барлыкка килгәне бәхәссез. Өстәмә сәбәп булып дөнья мәдәниятенең глобальләшүен дә әйтеп китәргә була.
Икенчедән, саубуллашу ситуацияләре минем тарафтан ХХ йөзнең баш чоры әдәбиятында анализланды. Нәтиҗә булып бу дәвердә саубуллашу лексикасының үсүе һәм гади сөйләм стиленә якынлашуын билгеләдем.
Беренчесе – официаль, рәсми саубуллашу очраклары. Монда сау булыгыз, исән булыгыз, хәерле кичләр кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр мәҗбүри рәвештә кулланылалар. Рәсми стильгә әлегә исем-отчество кушылуы мөмкинлеге дә бар. Ләкин, безнең фикеребезчә, саф татар даирәсендә бу күренеш һәрвакыт та чагылмый, чөнки кайбер очракларда иске (революциягә кадәрге) формулалар куллану да очрый.
Өченчедән, саубуллашу ситуациясе лексикасы 19 нчы гасырка кадәрге әдәбиятында тикшерелде. Монда мисалар нигезендә бу дәвернең үзенчәлекләрен билгеләдем: югары шигъри стильдә башкарылган, һәм еш кына анда «сау бул», «хуш», «исән бул» һ.б. сүзләре сирәк кулланылган. Һәм саубуллашу этикетына дини сүзләр кушылуы хас. Алар стильне тагын тантаналы итәләр.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы: «КАМАЗ» нәшрияты, 1997. – 128 б.
Әпсәләмов Г. Ак чәчәкләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 510 б.
Газизова Ф.М. Тел һәм сөйләм стилистикасына күзәтү // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Казан: ИЯЛИ, 1995. – Б. 96-104.
Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – 476 б.
Исхакый Г. Зиндан. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. – 560 б.
Камал Ш. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Том 2. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1974. – 373 б.
Колесов В.В. Культура речи – культура поведения. – Л.: Лениздат, 1988. – 271 с.
Маннур Ш. Муса. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – 756 б.
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1956. – 418 б.
Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 380 б.
Сафин Ф. Саташып аткан таң // Казан утлары, № 6, 2002. – Б. 19-83.
Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С., Юсупова А.Ш., Ризванова Л.М. Татарский язык (интенсивный курс). – Казан: ООО «Хәтер», 1998. – 272 б.
Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
Татар поэзиясе антологиясе. II томда. Том I. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 534 б.
Татар поэзиясе антологиясе. II томда. Том II. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 580 б.
Татар хикәясе антологиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 607 б.
Фәттах Н. Сызгыра торган уклар: Тарихи роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. – 748 б.
Фәйзи М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 442 б.
Формановская Н.И. Речевой этикет и культура речи: Научно-популярное издание. – М.: Высшая школа, 1989. – 159 с.
Формановская Н.И., Шевцова С.В. Речевой этикет. Русско-английские соответствия: Справочник. – М.: Высшая школа, 1990. – 95 с.
Хайруллин М.Б. Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Б. 36-49.
Хаков В.Х. Укучыларның сөйләм культурасын үстерүдә стилистиканың роле // Татар телен укыту мәсьәләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – Б. 157-166.
Шәйхиева Г.М. Эндәшү – сөйләшү әдәбе // Мәгариф, 2002, № 10. – Б. 42-44.
Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.